Реана турнирда 7 партия уйнаган һәм барысында да җиңгән. Нәтиҗәдә, ул икенче ел рәттән Башкортстан беренчелеге ярышларында алтын медальгә лаек булды.
Реана Кинҗәбулатова беренче тапкыр республика ярышларында 4 яшендә уйный, 5 яшендә – көмеш медаль, ә аннары ике алтын медаль иясе була. Еш кына өлкән көндәшләрен дә җиңә.
“Толпар” клубының сәләтле кызы илдә дә, дөньяда да киң билгеле. Реана Кинҗәбулатова берничә тапкыр Русия Балалар кубогы ярышларында җиңүче һәм призер булган, ә узган ел мәктәп укучылары арасында шахмат буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль яулаган. Шунысы игътибарга лаек, Реана әле тагын бер ел кече яшьтәгеләр арасында чыгыш ясый ала һәм тагын бер “алтын” яулап, Башкортстан чемпионатларында җиңүләр рекордын куя ала.
Фото Интернет челтәреннән.