+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
26 гыйнвар , 09:50

Туган телем — горурлыгым!

Уфада туган телләр (татар, чуваш, мари, удмурт, мордва) һәм әдәбиятлар буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары бүләк­ләнде.

Туган телем — горурлыгым!
Туган телем — горурлыгым!
Белем үрләрен кыю яулаучы кызлар һәм егетләр быел да кышкы каникуллар тәмамлану белән җитди сынау тотарга Уфага җыелды. Билгеле булуынча, 9-10 гыйнварда Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге Республика гимназия-интернатында узган туган телләр һәм әдәбиятлар буенча республика олимпиадасында гомуми белем бирү оешмаларының 9-11нче сыйныф укучылары көч сынашты. Олимпиада туган тел һәм әдәбияттан тирән белемле һәм сәләтле укучыларны ачыклау, туган тел һәм әдәбиятны өйрәнүгә ныклы кызыксыну формалаштыру, үсеп килүче буында ана теленә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан ел саен үткәрелә.
Быел олимпиаданың республика этабында 190 укучы белемен сынады, шуларның 113е – татар теле һәм әдәбияты, 30ы – чуваш теле һәм әдәбияты, 25е – мари теле һәм әдәбияты, 19ы – удмурт теле һәм әдәбияты, 3се – мордва теле һәм әдәбияты буенча.
Бәйгедә катнашучылар иҗади биремнәрне үтәде, тест сорауларына җавап бирде, шулай ук, укучыларга диалог тәкъдим ителде, һәркайсы сәнгатьле укуда сәләтен күрсәтте.
Олимпиаданың йомгаклау тантанасы 10 гыйнварда узды, анда мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева, Милли мәгариф идарәсе башлыгы Илдус Каһарманов, төбәк милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре, жюри әгъзалары катнашты.
Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында Борай, Туймазы районнары һәм Уфа шәһәре укучылары төпле белем күрсәтеп, җиңүчеләр исеменә лаек булды. Чуваш теле һәм әдәбияты буенча – Авыргазы, Дәүләкән, Кырмыскалы, Миякә районнары, мари теле һәм әдәбияты буенча – Мишкә районы, удмурт теле һәм әдәбияты буенча – Тәтешле районы, мордва теле һәм әдәбияты буенча Кырмыскалы һәм Чишмә районнары укучылары олимпиаданың абсолют җиңүчеләре булды.
Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында Борай районы укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Борай 2нче гимназиясенең 9нчы сыйныф укучысы Гөлназ Мансурова – җиңүче (укытучысы – Әлфия Әсләмова), Каенлык мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Гүзәл Муллаярова (укытучысы – Зөлфирә Шакирова) призер булды.
– Гөлназ Мансурова милләт җанлы укучыларымның берсе ул. Татар теле һәм әдәбиятыннан мәктәптә үткәрелгән чараларда актив катнаша. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, нәкъ 5 ел элек Гөлназның бертуган абыйсы Илшат та республика олимпиадасының призеры булган иде. Гөлназның әти-әнисенә зур рәхмәт. Алар балаларында туган телгә, халкыбызның гореф-гадәтләренә сөю һәм хөрмәт тәрбияләп үстерәләр, – ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Әсләмова.
Җиңүчеләр арасында Уфаның 65нче Татар гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы Илдан Кәлимуллинның да булуы аеруча мактауга лаек. Сәләтле егет бик күп бәйгеләрдә призлы урыннар яулый, республика данын чит төбәкләрдә яклый. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Насыйрова да, гимназия коллективы да тырыш укучының матур уңышлары белән горурлана.
Җиңүчеләргә һәм призерларга Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы һәм призы, шулай ук, иҗтимагый оешмалардан истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Җиңүчеләрне һәм призерларны, аларның укытучыларын ихлас котлыйбыз!

Фотолар мәктәпләр һәм гимназияләр архивыннан.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: