+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
27 февраль , 09:20

Балаларның теләкләре тормышка ашсын!

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Уфа шәһәренең модельле 7нче балалар китапханәсе укучылары “Солдатка хат” Бөтенрусия акциясендә катнашты.

Балаларның теләкләре тормышка ашсын!
Балаларның теләкләре тормышка ашсын!
Махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларга язган хатларында балалар үзләре, Ватанны яклап сугышкан туганнары һәм алар белән горурланулары турында сөйләделәр.
“Безнең гаилә Бөек Ватан сугышында катнашкан бабам турында истәлекне хөрмәт итә”.
“Кайчандыр әтием дә “кайнар нокта”да хезмәт иткән. Әтием бу куркыныч вакытны искә төшерергә яратмый, ләкин мин барлык туганнарымның ничек борчылуын һәм аның кайтуын көткәннәрен яхшы беләм”.
Яшь патриотларның хатлары төрле, ләкин аларның теләкләре бертөрле: тизрәк тынычлык урнашуын, солдатның өенә исән-сау кайтуын теләү белән тәмамлана.
“Мин сиңа, солдат, тизрәк үз гаиләңә кайтуыңны телим”.
“Хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын һәм бөтен дөньяда тынычлык урнашуын телим!”
Балаларның изге теләкләре тормышка ашсын!

Ирина Зиннәтуллина, китапханә мөдире.

Автор фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: