+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
27 февраль , 09:10

Матур уңышларыгыз арта барсын!

Быел Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча узган төбәкара олимпиадада Башкортстан укучылары бик матур нәтиҗәләр күрсәтте.

Матур уңышларыгыз арта барсын!
Матур уңышларыгыз арта барсын!
 Әлеге бәйгедә Русиянең 22 субъектыннан 8-11нче сыйныф укучылары – төбәк этап­лары җиңүчеләре туган тел серләрен яхшы белүдә көч сынашты. Ана телен яхшы белүче кызлар һәм егетләр беренче көнне татар теле һәм әдәбиятыннан төпле белемнәрен исбатласа, олимпиаданың икенче көнендә “Гаилә елы”на багышланган иҗади бәй­гедә сәнгатьле сөйләм осталыгын күрсәтте.

Төбәкара олимпиадага Башкортстаннан 25 укучыдан һәм аларның остазларыннан торган көчле команда барды. Республикадан өч укучыбыз – җиңүче, калган укучылар призерлар исемлегенә керде. Татар әдәбияты буенча – Уфаның 84нче Татар гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Элина Әхмәтҗанова (укытучысы – Илмира Фәһим кызы Шакирова) һәм Туймазы шәһәре 7нче мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Альдина Зинәтуллина (укытучысы – Рузидә Фәнил кызы Зарипова), ә татар теле буенча Кыйгы районы Еланлы мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Регина Шәрәфетдинова (укытучысы – Лилия Данис кызы Гайфуллина) җиңүче исеменә лаек булдылар. Быел иҗади бәйгедә Туймазы шәһәре 1нче интернат-мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Эльзана Бәдретдинова (укытучысы – Зинфира Гаднән кызы Нурисламова) иң яхшысы дип табылды һәм Гран-при яулап кайтты.
Төбәкара олимпиадада катнашучылар өчен бай программа әзерләгәннәр. Җитди бәйгедән тыш, конкурсантлар Казанның берничә театрында булып, искиткеч тәэссоратлар алган.
“Быел да укучыларым сынатмады. 10нчы сыйныфтан Алина Халикова, Эльзана Бәдретдинова, Асылъяр Маннанова һәм 11нче сыйныфтан Элина Салихова үз белемнәрен тиешле дәрәҗәдә күрсәтеп, барысы да җиңүчеләр исемлегенә керде! Ә Эльзана, өстәвенә, сәнгатьле уку этабында иң яхшысы дип табылды. Гран-прига лаек булды. Афәрин! Чын татар кызлары! Сезнең белән горурланабыз! Балаларны җылы каршы алып, курчалап йөрткән оештыручыларга рәхмәтебез чиксез!” – ди Туймазы шәһәре 1нче интернат-мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зинфира Гаднән кызы.
Укучыларыбызның җиңүгә ирешүе – аларга белем бирүче мөгаллимәләрнең тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе ул! Республикада шундый педагоглар булганда, телебез дә, мәдәниятебез дә яшәячәк. Аларның матур уңышлары елдан-ел арта гына барсын!

Фото: Зинфира Нурисламованың шәхси архивыннан.
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: