+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
28 февраль , 09:50

Яңа хезмәт дәресләре нинди булачак?

Агымдагы елның 1 сентябреннән мәктәп укучыларының расписаниесендә яңа фән – “Хезмәт (технология)”  барлыкка киләчәк, ул хәзерге “Технология” фәнен алыштырачак.

Яңа хезмәт дәресләре нинди булачак?
Яңа хезмәт дәресләре нинди булачак?
Бу тема буенча күп бәхәсләр булды, һәм, ниһаять, карар кабул ителде: мәктәпләргә слесарь эше, кисү һәм тегү кире кайтачак.
Башлангыч мәктәптә яңа фәнгә 135 сәгать бүлеп биреләчәк: беренчедән дүртенчегә кадәр һәр сыйныфта – елына 34 сәгать. Атнага 1 дәрес планлаштырылган.
– Башлангыч гомуми белем бирү программасының эчтәлегенә һәр уку елы өчен гомум модульләр кертелгән: “Технологияләр, һөнәрләр һәм җитештерү”, “Материалларны кул белән эшкәртү технологияләре”, “Конструкторлаштыру һәм модельләштерү”, “Мәгълүмати-коммуникатив технологияләр”, – дип белдерделәр Мәгариф министрлыгында.
Дәресләрдә укучылар кәгазь һәм катыргы, тукымалар, табигый материал, пластик, поролон, фольга һ.б. белән эшләячәк.
5нчедән 9нчы сыйныфка кадәр балалар күбрәк эшләячәк. Төп мәктәпкә барлыгы 272 уку сәгате тәкъдим ителгән. Шул ук вакытта 5-7нче сыйныфларда – елына 68 сәгать (атнасына 2 сәгать),
8 һәм 9нчы сыйныфларда – елына 34 сәгать (атнасына 1 сәгать).

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: