+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
30 март , 11:50

“Китап яратучы дусларыбыз күп!”

Зөлфия Гыйззәтуллина җитәкләгән Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсеннән укучылар өзелми.

“Китап яратучы дусларыбыз күп!”
“Китап яратучы дусларыбыз күп!”
Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсендә һәрвакыт мәктәп укучыларын, яисә әниләре, нәнәйләре белән килгән кызлар һәм малайларны очратырга була. Уфа балалар китап­ханәләренең үзәкләштерелгән систе­масының 6нчы филиалы булган китапханә – уңайлы уку һәм мавыктыргыч ял үзәге дә. Биредә хезмәт салучы тырыш, иҗади китап­ханәчеләр балалар өчен уңайлы уку шартлары булдыру, аларның фәһемле ялын оештыру максаты белән эшли.
Әйткәндәй, мәктәп уку­чы­лары китапханә юлына тузан төшерми, алар өчен көн саен нинди дә булса кызыклы очрашулар, мавыктыргыч чаралар уздырылып кына тора. Китап­ханә Уфаның 5нче лицее, 18нче һәм 9нчы мәктәпләр укучылары һәм укытучылары, 292нче, 303нче, 304нче, 11нче балалар бакчаларында тәрбия­ләнүчеләр һәм тәрбиячеләр, 13нче коррецион мәктәп-интернат укучылары, “Ирәмәл” үсмерләр клубы, “HUMAN” хәйрия фонды белән хезмәттәшлек итә.
— Балалар безнең китапханәгә бик яратып йөри. Бер килеп күрсәләр, китап яратучы якын дусларыбызга әйләнәләр. Кичә генә 5 яшьлек кыз әнисе белән килеп язылды. Ә моңа кадәр ул балалар бакчасындагы төркем белән китапханә оештырган чарада катнашкан иде. Әнисе кызының үтенече турында оныткан булган. Ә бала исенә төшергән һәм китапханәгә алып баруын сораган, алар Кузнецов Затоныннан кадәр безгә килде, – дип сөйли китапханә мөдире Зөлфия Гыйззәтуллина.
Әйтергә кирәк, Зөлфия Рәшит кызы китапханәдә 30 елдан артык хезмәт сала, 1992-98 елларда хәрби часть китапханәсендә мөдир була, Уфага күченгәннән соң, башкаланың модельле 7нче балалар китапханәсендә мәгълүмати-хокукый сектор мөдире булып эшли. Ә менә 2021 елдан Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсе мөдире вазыйфасын башкара. Шунысы мөһим, Зөлфия Рәшит кызы һәрвакыт үз эшенә иҗади һәм җаваплы карый, аның балаларны яратуы әллә каян күренеп тора, шуңа да ул алар белән бик тиз уртак тел таба.
Китапханәдә кызыклы һәм фәһемле чаралар еш үтә: уен программалары, әдәби сәяхәтләр, осталык дәресләре, квизлар һәм квестлар, рәссамнар, язучылар һәм журналистлар белән очрашулар. Мондый бай чараларны оештыруда Лена Рәшидова, Олеся Вәлиева һәм Карина Галиева барлык көчләрен сала. Күңел җылысын биреп эшләүче китапха­нәчеләрнең хезмәте нәкъ менә балалар белән очрашканда ачык чагыла.
Быел китапханә хезмәткәрләре кызыклы, иҗади кешеләр турында “Безнең шәһәр кешеләре” дип аталган стрим-трансляцияләр үткәрү планлаштыра.
Уфада балалар һәм үсмерләр китабы атналыгына багышланган чаралар кысаларында “Әллүки”челәр белән бик матур очрашу да оештырды алар. Очрашуга башкаланың 5нче лицеенда укучы 2 Д сыйныфы укучылары килгән иде.
“Бу лицейда китап сөюче, укырга, күпне белергә омтылучы балалар укый. Сезгә алар белән танышырга кирәк”, – дип, Зөлфия Рәшит кызы үзләрен алдан мактап куйса да, бераз шикләнеп торган идек торуын. Хәзер балалар китап укыймыни?! Алар бит гаджетларда уеннар уйнап кына утыра түгелме?..
Юк икән шул! Китаплар да, журналлар да укыйлар, бик кызыксынучан булып чыкты яңа дусларыбыз. “Әллүки” журналы белән танышу, сорауларга җаваплар бирү, табышмаклар чишү, бергәләп фотога төшү – очрашу мизгел кебек үтте дә китте.
“Әллүки”  –  шәп журнал! Безнең дә аны укыйсыбыз килә!” – диде бертавыштан балалар.
Күңелле, файдалы һәм истә­лекле очрашу өчен модельле 22нче балалар китапханәсе хезмәткәр­ләренә һәм 2 Д сыйныфы җитәкчесе Ирина Камалетдиновага рәхмәтебез чиксез. Алда яңа очрашулар көтсен!


Автор фотолары.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: