+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
30 март , 11:40

Укучылар “Шурави” белән очрашты

Балалар китабы атналыгы– китаплар белән танышу да, безнең заманның чын геройлары булган кызыклы кешеләр белән очрашулар да.

Укучылар “Шурави” белән очрашты
Укучылар “Шурави” белән очрашты
 Уфа шәһәренең модельле 7нче балалар китапханәсе 21нче лицейның 10нчы сыйныф укучыларына “тере легенда” белән аралашу мөмкинлеге бүләк итте.

Флүр Әхәт улы Гарипов (“Шурави” позывнойлы) – сугышчы-интернационалист, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр ветераны, “Хәрби туганлык” оешмасының Уфа бүлеге идарәсе әгъзасы, Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы, отставкадагы өлкән лейтенант. Флүр Әхәт улы балаларга үзенең кече Ватаны – Башкортстанның Балтач районындагы авылы, балачакта дуслары белән сугыш уены уйнавы, анда һәрвакыт “безнекеләр” җиңүе турында сөйләде. Ул 19-20 яшьлек чагында Әфганстанда десант гаскәрләре составында хезмәт итә.
Армиядән соң водитель һөнәрен ала, “Росгвардия”нең ведомстводан тыш сакчылары сафларында хезмәт итә. Һәм яңадан, 50 яшьтән узган вакытта, Украинага, танкист буларак хәрби хезмәткә юллана. Русия Герое подполковник А. П. Мигунов җитәкчелегендә ил тынычлыгын саклый.
“Иң мөһиме турында сөйләшү” барлык катнашучыларны гомернең тиз узуы, гаджетлар аяусыз тартып алган вакытның кыйммәте, ныклы, ышанычлы дуслыкның мөһимлеге турында уйланырга этәрде. “Кешеләрне, дусларыңны бервакытта да сатма – бу кеше кайчан да булса авыр вакытта сине коткарырга мөмкин!” – диде кунак.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга балалар җибәргән рәсемле хатлар турында сүз чыккач, Флүр Әхәт улы үз мисалын китерде: бишенче сыйныф укучысы җибәргән йорт рәсеме аның өчен туган учагының җылысын искә төшереп торучы талисман булган, ул аны әле дә кесәсендә саклый. Яугир кайткач, кызны эзләп табып, аңа бүләк тә ясаган.
Хушлашканда ветеран балаларга дусларын сакларга, тырышып укырга, киләчәк турында бүгеннән үк уйларга, ә иң мөһиме – тыныч күк йөзе, беркайчан да хәвефле команданы ишетмәүләрен теләде.

Ирина ЗИННӘТУЛЛИНА фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: