+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
1 апрель , 10:15

Туган мәктәбемә – “Әллүки”!

Республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Мөнирә Шәйбәкова Иске Кормаш мәктәбе укучыларына “Әллүки” журналына подписка бүләк итте. 

Туган мәктәбемә – “Әллүки”!
Туган мәктәбемә – “Әллүки”!

“Туган мәктәбемә – “Әллүки” акциясе дәвам итә, дуслар. Шушы көннәрдә Кушнаренко районы Иске Кормаш авылының модельле китапханәсендә мәктәп укучылары данлыклы авылдашлары – республикада Паша Ангелина исемендәге беренче приз иясе, партиянең XXVII съезды делегаты, Хезмәт Даны ордены кавалеры, республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Мөнирә Габдулла кызы Шәйбәкова белән очрашу үтте. 


Китапханәче Гүзәлия Гайсина оештырган күргәзмәдә укучылар Мөнирә Габдулла кызының тормышын һәм хезмәт юлын чагылдырган фотосурәтләр, биографик мәгълүматлар, шулай ук аның “Таң кызы” китабы белән таныша алды.
Кормаш мәктәбендә озак еллар балаларга белем һәм тәрбия бирүче укытучы Ралия Идрисова аның тормыш һәм хезмәт юлы, китабы белән таныштырды. Мөнирә Габдулла кызы үзе дә балачак, мәктәп еллары, гаиләсе турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Очрашу истәлегенә ул балаларга “Әллүки” журналына подписка бүләк итте. Укучыларны туган телебезне яратырга, кадерләргә, өйрәнергә һәм белергә өндәде. Бу очрашуга балалар иҗади күчтәнәч белән килгән иде. Алар сәнгатьле итеп туган як, яз турында шигырьләр сөйләде.
Мөнирә Габдулла кызына “Әллүки” журналына игътибары, балаларның туган телле булып үсүе өчен тырышуы өчен зур рәхмәт!
“Туган мәктәбемә – “Әллүки” акциясенә сез дә рәхим итеп кушылыгыз, абыйлар һәм апалар! Бәйләнеш өчен телефон номеры: 8 937 3 507 507.

Фото китапханә архивыннан.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: