+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
27 апрель , 09:55

“Без үргән челтәрләр әтиләрне дошман күзеннән сакласын!”

Бүздәк районының Каран мәктәбе коллективы махсус хәрби опера­циядә катнашучы яугирләргә ярдәм оештыруда актив катнаша.

“Без үргән челтәрләр әтиләрне дошман күзеннән сакласын!”
“Без үргән челтәрләр әтиләрне дошман күзеннән сакласын!”
 Алар “Солдатка хат” акциясенә беренче­ләрдән булып кушылган иде. Каран укучылары илебез тынычлыгы өчен көрәшүче әтиләргә, абыйларга ихлас теләкләр язылган, матур рәсемнәр белән бизәлгән хатлар юллады.

Белем учагында игелекле эшләр дәвам итә. Әйтик, март башыннан мәктәп фойесында һәр тәнәфестә югары сыйныф укучылары, юнармияче­ләр маскировка челтәрләре үрә. Аларга технология һәм тарих укытучысы Ләйсән Хөсәенова ярдәм итә.

— Безнең мәктәп коллективы хәрби операци­ядә катнашу­чыларга ярдәмгә беренче көн­нәрдән үк актив кушылды. Без гуманитар ярдәм җыюда катнашабыз, окоп шәмнәре ясыйбыз, яугирләргә рәхмәт сүзләре язабыз.  Ләкин вакыт узу белән тагын нәрсәдер эшләү, ярдәм итү теләге туды, — ди мәктәп директоры Айрат Мансуров.

Укучылар үзләре дә бу эшләрнең никадәр мөһим һәм кирәкле булуын аңлый.

— Мин яугирләргә ярдәм итә алуыма шатмын. Мондый челтәрләр техниканы һәм солдатларны дошман күзеннән саклый, — ди волонтер, юнармияче Мансур Гыйззәтуллин.

Өлкән сыйныфта укучы абый-апаларыннан үрнәк алып, кечерәк сыйныф укучылары да ярдәмгә кушыла. Күптән түгел 5-6нчы сыйныф укучылары мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Зөлфия Мансурова җитәкчелегендә озак янучы 50 кап шырпы ясаган.

Мондый шырпыларны мич яканда, учак тергезгәндә, ризык җылытканда кулланырга мөмкин. Алар җилле һава торышында һәм хәтта карлы яңгырлар вакытында да сүнми. Алар аучылар шырпысына караганда да озаграк яна.

“Чыгымнар зур түгел — гади шырпылар, шпажкалар, җепләр, кәгазь салфеткалар, парафин һәм бераз гына вакыт кирәк”, — ди Зөлфия Җәмил кызы.

Ә без, остазга кушылып, зур теләк тә кирәк, дип өстибез. Теләк, тырышлык, уңганлык — бу мәктәп­нең укытучыларына да, укучыларына да хас сыйфатлар. Дөньяларның тыныч булуы, ир-егетләребезнең тизрәк исән-имин әйләнеп кайтуы өчен үз өлешен кертүче дусларыбызга әфарин!

Фото мәктәп сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: