+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
1 июнь , 12:25

Агдалия өлкәннәрне курчалый!

Шаран районы Мичуринск авылының М. Фәрхетдинов исемендәге мәктәбеннән Агдалия Вәлиуллина “Балалар финанслар турында белә” конкурсында җиңүче исеменә лаек булды.

Агдалия өлкәннәрне курчалый!
Агдалия өлкәннәрне курчалый!

Шаран районы Мичуринск авылының М. Фәрхетдинов исемендәге мәктәбеннән Агдалия Вәлиуллина “Санлы дөньяда финанс хәвефсезлеге” акциясе, “Бердәм Русия” партиясенең “Мөмкинлекләр дөньясы” проекты кысаларында узган “Балалар финанслар турында белә” конкурсында җиңүче исеменә лаек булды. 6нчы сыйныфта белем алучы Агдалия өлкән буын вәкилләре өчен кибермошенникларга каршы көрәш буенча укыту проектын булдырган һәм гамәлгә ашырган.

"Мин конкурска "Финанс яктан грамоталы гаилә турында" комикс тәкъдим иттем, эшкә иҗади якын килергә, рәсем ясарга гына түгел, ә аны „булдырырга“ карар иттем. Бу эштә миңа мошенникны сурәтләгән энекәшем дә ярдәм итте, — ди Агдалия. — Сюжет буенча мошенник әбине алдарга тели, ләкин ул оныгына шалтырата, оныгы исә картәнисен тынычландыра. Мин барлык балаларның да әти-әниләренә, әби-бабайларына игътибарлы булуын телим. Чөнки кайвакыт бер шалтырату да җитә”.

Бүләкләрне Агдалия һәм аның кураторы Танзия Вәлиуллина төбәк иҗтимагый ярдәм штабында алдылар. Аларны “Мөмкинлекләр дөньясы” партпроектының төбәк координаторы, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Сергей Мережко тапшырды.

"Агдалияне конкурста җиңүе белән котлыйм. Аның проекты жюри әгъзаларының югары бәясен алды һәм лаеклы җиңү яулады. Хәзерге дөньяда алдау схемаларын төзү куркынычы арта бара. Без барысына да мошенникларның нинди хәйләләр куллануы турында сөйлибез, балалар безгә бу эштә актив ярдәм итә. Аларның проектлары һәрвакыт кызыклы һәм үзенчәлекле”, — дип билгеләп үтте парламентарий.

Фото:БРО ВПП Единая Россия

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: