+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
1 июнь , 12:45

“Әллүки”ле дусларыбыз туган телне ярата!

Советлар Союзы Герое Валентин Паширов исемен йөртүче Кушнаренко 1нче мәктәбендә тырыш, сәләтле, кызыксынучан укучылар белем ала.

“Әллүки”ле дусларыбыз туган телне ярата!
“Әллүки”ле дусларыбыз туган телне ярата!

Күптән түгел Советлар Союзы Герое Валентин Паширов исемен йөртүче Кушнаренко 1нче мәктәбендә булып, андагы тырыш, сәләтле, кызыксынучан укучыларга сокланып кайттык. Шунысы сөенечле, әлеге белем учагында туган телләр укытуга зур игътибар бирелә.  Бүген 1220 укучы белем алган мәктәптә, 609 укучы татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укый, аларга биш укытучы белем бирә. Әйтергә кирәк, бу мәктәп укучылары "Әллүки" оештырган бәйгеләрдә дә үзләренең бик актив, тырыш, сәләтле булуларын күрсәтте. Без моңа үзләре белән очрашкач, тагын да ныграк инандык. Укытучылары Зөлфия Фәнис кызы Якупова җитәкчелегендә бик тырышып һәм яратып татар телен өйрәнүче укучылар "Әллүки"челәр оештырган осталык дәресендә катнашты. Бергәләп китапчык ясадык, фотога төштек, аралаштык. Ә иң мөһиме — киләчәктә якын дуслар булырга сүз куештык. 

— Бездә ана телен өйрәнергә теләүче укучылар саны арта. Бу ата-аналар теләге белән эшләнә, гаризаны алар яза. Балаларыбыз туган телне белеп үссен, диләр. Минем үземдә дүрт төркем, һәркайсында 18-20шәр бала укый. Башлангыч сыйныф укучылары белән күбрәк уеннар, табышмаклар, әкиятләр аша өйрәнәбез, бергәләп иҗади эшләр, проектлар эшлибез. Дәрестә укучыларыма татар телендә сөйлим, алар да, билгеле, татарча җавап бирергә тырыша. Туган телдә матур итеп сөйләшергә өйрәтү — төп бурычларымның берсе, — ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Якупова.  Әйткәндәй, мөгаллимә —  “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы- 2023” һөнәри осталык бәйгесе лауреаты, республика күләмендә иң яхшы укытучылар исемлегенә кергән педагог ул.  

Белем учагында эшләп килүче музыкаль-этнографик театрның да туган телне үстерүдә роле зур. Җитәкчесе Әнифә Гыйзетдинова әйтүенчә, 6-10нчы сыйныф укучылары анда бик теләп йөри. Сәләтле кызлар һәм егетләр җырлы-биюле тамашаларны сәхнәгә нәкъ менә укытучылары белән бергәләп теккән искиткеч матур, чагу милли киемнәрдә чыгара. Татар бизәкләре белән тегелгән күлмәкләр бигрәк килешә үзләренә! Ата-баба йолаларына, милли гореф-гадәтләргә тугрылык тәрбияләүче Әнифә Мансаф кызының хезмәтенә сокланмыйча мөмкин түгел. Балаларның сәләтен ачуга, аларның күңеленә халкыбызның җыр-моңнарын җиткерүгә, гореф-гадәтләрен өйрәтүгә педагог зур көч сала.

Шунысы сөенечле, 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары дәррәү “Әллүки” журналына язылды. Биредә укытучылар да, әти-әниләр дә балаларның туган телле, зиһенле, сәләтле булып үсүен тели. Ай саен килүче төсле, чагу, эчтәлекле “Әллүки”туган телгә сөю уятып кына калмый, кызлар һәм малайларның иң якын дусты да булсын!

 

Динар Кәлимуллин фотолары.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: