+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
3 июнь , 09:50

Балаларны зур сәнгать дөньясы көтсен!

Балтачның Балалар сәнгать мәктәбе 54 укучысын чыгарды.

Балаларны зур сәнгать дөньясы көтсен!
Балаларны зур сәнгать дөньясы көтсен!
 Вокал, халык музыка кораллары, бию, рәсем сәнгате бүлекләрендә укып, башлангыч һөнәри белем алган кызлар һәм егетләр алкышлар астында район Мәдәният сараеның фойесыннан үтте. Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлназ Рәхимҗанова рәсем сәнгате бүлегендә укыган чыгарылыш укучыларының иҗат эшләреннән оештырылган күргәзмә белән танышырга, матурлыкка сокланырга чакырды.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Хәмәтов кызлар һәм егетләрне тәбрикләп, аларның зур сәнгать дөньясына адым ясавын билгеләде. Вокал бүлеге педагогы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Хамаева балалар сәнгать мәктәбенең тарихы белән таныштырып үтте.
– Бездә Раушания Йосыпова, Наил Галләмов кебек чын профессионаллар эшли. Яңа буын укытучыларыбыз да сынатмый. Эльмира Гайфуллина, Альберт Шәйхлисламов, Рәзидә Әхмәтова, Ләйсән Субушева һәм башкалар турында күп сөйләргә була. Альберт Шәйхлисламовның укучылары һәрвакыт сәнгать юлын сайлый. Безнең коллектив бик дус. Барлык педагоглар заманча җиһазлар белән эшли, – ди Рая Мәснәви кызы.
Бу мәктәптә бер гаиләдә тәрбияләнгән балалар да зур теләк белән шөгыльләнә. Абый-апалары озатуында килгән кызлар һәм малайлар үсеп, башлангыч һөнәр нигезләрен үзләштереп, коллективта үз-үзен дөрес тотарга өйрәнә, үзаллы, фикерли белгән кешеләр булып өлгерә. Ә бу сыйфатлар тормышта бик кирәк.
Быелгы чыгарылыш Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Раушания Йосыпова җитәкчелегендәге “Зөлфия” үрнәкле бию ансамбле егетләре һәм кызларының чыгарылышы белән дә истәлекле булды. Әле генә зур сәхнәдә тәүге чыгышлары белән күренгән яшь биючеләрне районнан читтә дә танып беләләр.
Сәнгатьне үз иткән, тәүге җиңүләр аша яуланган таныклыкларны кулларына алган кызлар һәм егетләргә иң җылы теләкләрне җиткерәсе килә: алган һөнәрегезне тормышта кулланырга язсын!

Аида ХӘЙРТДИНОВА.

Балтач районы.

Газим ТАЛИПОВ фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: