+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
28 июнь , 10:15

Баланың күзләрен ничә яшьтән тикшертергә?

Табиб авыруларны вакытында кисәтергә киңәш итә.

Баланың күзләрен ничә яшьтән тикшертергә?
Баланың күзләрен ничә яшьтән тикшертергә?
Баланың күзләре өчен куркыныч булган тумыштан килүче патологияләрне булдырмас өчен беренче офтальмолог тикшерүен беренче айда үткәрергә кирәк. Бу хакта “Известия” басмасына “Фэнтези” балалар клиникасы офтальмологы Виктория Акопян сөйләгән.

Киләсе тикшерү бер яшьтә үткәрелергә тиеш. Бу тикшерүдә табиб баланың күрү сәләтендә аномалияләр эзли: ерактан яки якыннан начар күрү, астигматизм.  
Табиб ассызыклавынча, аннары баланың күрү сәләтен өч яшьтән биш яшькә кадәр тикшерергә кирәк, ул вакытта сөйләм барлыкка килә, рәсемнәр һәм башка тестлар буенча баланың ничек күрүен бәяләргә мөмкин. Сәламәтлек саклау министрлыгы нормалары буенча, әгәр проблемалар булмаса, киләсе тикшерү мәктәпкә кадәр бер ел алдан, мәктәпкә укырга барыр алдыннан, беренче сыйныфны тәмамлаганнан соң булырга тиеш һәм шулай ел саен дәвам итә.
Ерактан начар күрүче бала ерактагы предметларны төгәл күрми, якыннан яхшы күрә. Бу авыру мәктәп яшендә барлыкка килә һәм бала үскән саен арта. Нәселдән дә килергә мөмкин. Төп профилактика – балага урамда күбрәк йөрү мөмкинлеген бирү. Көн яктысында күбрәк йөргән саен, баланың ерактан начар күрүе үсеш алу мөмкинлеге да азрак була, ди табиб.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: