+32 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
28 июнь , 11:40

Эсседә ничек агуланмаска?

Җәйге эссе көн­нәр вируслар һәм бак­те­рияләр үрчү өчен уңай шартлар тудыра, эчәк авырулары куркынычын арттыра.

Эсседә ничек агуланмаска?
Эсседә ничек агуланмаска?
Шуңа бәйле рәвештә “Роспотребнадзор” бигрәк тә җәйге чорда гигиена һәм азык-төлек хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерә.

Белгечләр тәкъдимнәренә колак салыгыз:
– Эчәр алдыннан суны кайнатырга яки сыналган кибетләрдән сатып алынган шешә суын кулланырга.
– Җиләк-җимешне һәм яшелчәләрне агып торган суда яхшылап юыгыз, аннары кайнар су коегыз.
– Ит, балык һәм салатларны бер ашау өчен генә әзерләгез, калган ризыкны алты сәгатьтән артык тотмагыз.
– Ризыкларны 70 градустан югары температурада эшкәртегез.
– Төрле ризыклар өчен аерым кисү такталары кулланыгыз һәм аларны даими яңартып торыгыз.
– Азык-төлек сатып алганда яраклылык вакытын һәм төргәкнең торышын исәпкә алыгыз.
“Роспотребнадзор” белгечләре урамда азык-төлек сатып алганда аеруча сак булырга, шикле сату нокталарын, юылмаган, бозыла башлаган җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне урап үтәргә, шулай ук товарларның яраклылык вакытын карарга киңәш итә. Бу чараларның барысы да мөмкин булган авыруларны кисәтүгә һәм җәйге чорда азык-төлек хәвефсезлеге тәэмин итүгә юнәлтелгән.

 

Фото: glamours.name

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: