+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
28 июнь , 10:10

“Ризидә апа “Әллүки” белән дуслаштырды!”

Югары Кыйгы лицее укучыларының җәйге каникуллары бик күңелле һәм файдалы чаралар белән башланган.

“Ризидә апа “Әллүки” белән дуслаштырды!”
“Ризидә апа “Әллүки” белән дуслаштырды!”
 Белем учагында оештырылган көндезге ял лагерена йөрүче кызлар һәм малайлар якташлары – шагыйрә, композитор, автор-башкаручы Ризидә Мөхәммәтҗанова белән очрашуда катнашкан. 

Ризидә Ягафәр кызы укучыларга балалар өчен язылган шигырьләре, әкиятләре аша таныш. Сөйкемле, шаян, сабый җанлы шагыйрә еш кына мәктәпләрдә әдәби очрашуларда катнаша. Ә  күңеле һәрвакыт туган якларына, шифалы чишмәләре, татлы җиләкләре, искиткеч матур табигате белән данлыклы Кыйгы якларына тарта.
“Безнең лицейда бик матур чара үтте. Укучыларыбыз Ризидә Ягафәр кызының иҗаты белән яхшы таныш. Шигырьләрен дә яттан беләләр, әкиятләрен сөйлиләр, җырларын да өйрәнәбез. Бу очрашу аның иҗат җимешләреннән төзелгән концерт белән ямьле булды. Балаларга бүләкләр дә өләштек. Иң сөендергәне – Ризидә апалары язган шигырьләр басылган “Әллүки” журналы булды, әлбәттә. Укучыларыбыз журналны бик яратты, ошатты. Алдагы яртыелыкка бергәләшеп язылырга сүз куештык. Шундый матур очрашулар өчен талантлы якташыбызга зур рәхмәт!” – ди лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәмилә Хөрмәтуллина.
“Әллүки” журналы дуслары сафына басучы кызлар һәм малайларга күңелле, рәхәт яллар телибез! Безне алда матур очрашулар көтсен!

Фото мәктәп сайтыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: