-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
28 июнь , 10:05

Уфа буйлап сәяхәткә чыктык!

Башкаланың 22нче модельле балалар китапханәсендә ел саен үткәрелә торган “Җәй һәм китап-2024” җәйге китап уку шәһәр конкурсы быел Уфаның 450 еллыгына багышланд

Уфа буйлап сәяхәткә чыктык!
Уфа буйлап сәяхәткә чыктык!
Башкаланың 5нче лицеенда оештырылган “Радуга” җәйге лагеренда ял итүче балалар китапханә хезмәткәрләре белән бергәләп “Уфа – минем шәһәрем” сәяхәтенә чыкты.

Башкала буйлап сәяхәт Мостай Кәримнең искиткеч шигырьләрен укудан башланды. Китап сөюче дусларыбыз биремнәргә җавап биреп, пазлларның өлешләрен җыярга тиеш иде. Алга таба балалар бертавыштан һәм дәртләнеп Уфа турында викторина сорауларына җавап бирде, иң тапкырлар пазллы конвертлар алды.
Киләсе тур – музыкаль матрешка, укучылар өчен күңелле һәм көтелмәгән биремнәр булды. Мәсәлән: “Кем матрешканы кулына ала, ул безгә биеп күрсәтә!”, “Кем матрешканы кулына ала, ул “кик-ри-күк” дип кычкыра”. Барлык биремнәрне үтәгәннән соң, башкалабызның истәлекле урыннары буйлап “сәяхәткә” кузгалдык.
Укучылар иң әһәмиятле һәйкәлләрне, тарихи биналарны искә төшерде һәм пазлларның соңгы өлешен җыйды. Һәм, ниһаять, рәсемдә нәрсә килеп чыкканын белергә вакыт җитте. Урра! Бу безнең шәһәребезнең символы – сусар булып чыкты!

Зөлфия Гыйззәтуллина,

Уфа шәһәренең 22нче модельле балалар китапханәсе мөдире.

Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: