Бишбүләк районының Фатих Кәрим исемендәге Ает мәктәбе ихатасына аяк басу белән үзеңне матурлык һәм муллык дөньясына килеп кергәндәй тоясың.
Тирә-якны гүзәллеккә төрүче аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән бакчасы әллә каян ямь биреп тора. Хуш ис таратучы ылыслы агачларга, җимеш куакларына, төрле-төрле яшелчәләргә бай мәктәп яны участогы биредә уңган, тырыш укучылар һәм укытучыларның хезмәт салуын күрсәтә. Без барган көзге матур көндә бер төркем кызлар һәм малайлар бакчаларын кышка әзерләү эшләре белән мәш килә иде. Хезмәт дәресе бик күңелле үтә икән биредә: кайсылары үзләре үстергән чәчәкләрнең орлыкларын җыя, кемнәрдер түтәлләрне чистарта. Балаларның шат тавышы әллә каян яңгырап тора.
Тәҗрибәле педагог, директор Гөлнара Мөхтәсимова җитәкләгән мәктәптә 187 укучыга 21 укытучы белем бирә. Бирегә Елбулактамак, Качкын, Набережный, Кәрим, Тукай, Дүсән, Алексеевка, Боголюбовка, Каныкай авылларыннан 95 укучы килеп укый, аларны ике автобус йөртә. Ает мәктәбенең филиалы булган Елбулактамакта – 30, Каныкайда 14 бала белем ала.
– Быел чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәпне бик яхшы нәтиҗәләргә тәмамлап, барыбызны да сөендерде. 11нче сыйныфта 3 медалист булды. Аделя Мостафина белән Алия Кәлимуллина мәктәпне – беренче, Азалия Хәсәнова икенче дәрәҗә медальгә тәмамлады. Аделя Бердәм дәүләт имтиханында профильле математиканы – 95, җәмгыять белемен 90 баллга тапшырды. Алия урыс теле буенча БДИда 89 балл җыйды. Әлбәттә, укучыларның уңышлары артында укытучыларыбызның тырыш хезмәте, югары һөнәри осталыгы ята. Безнең мәктәптә абруйлы, тәҗрибәле педагоглар хезмәт сала. Аларның укучылары гына түгел, үзләре дә мәртәбәле бәйгеләрдә җиңүләр яулый,— ди мәктәп директоры Гөлнара Наил кызы.
Бүгенге унберенчеләр дә сыната торганнардан түгел. Алар укуда да, спортта да, тикшеренү эшләре буенча да матур нәтиҗәләр күрсәтә. Мәсәлән, уку алдынгылары Дилара Мөхтәсимова һәм Азалия Габдуллина быел “Аксаков укулары” республика конференциясендә тикшеренү эшләре белән бик уңышлы чыгыш ясап, икесе дә җиңүгә ирешкән. Казанда узган бәйгедә дә кызлар матур нәтиҗәләр күрсәткән. Дилараның туган телләр буенча да матур гына уңышлары бар. Узган елда татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасында җиңү яулап, республика күләмендә катнашу бәхете тигән.
Бу тырыш кызлар экологлар, туган якны өйрәнүчеләр, яшь урманчылар олимпиадаларында, бәйгеләрендә үзләренең тикшеренү эшләре белән берничә ел рәттән җиңүләр яулап килә. Дилара туган якны өйрәнү буенча республика олимпиадасында – җиңүче, ә Бөтенрусия олимпиадасында призер исеменә ия булган. Шунысы мөһим, яшь экологларның төрле бәйгеләрдә, слет, фәнни конференцияләрдә җиңүләре бихисап. Быел алар “Яшь экологлар һәм урманчылар” республика слетында команда белән 2нче урын яулаган. Укучылар төрле номинацияләрдә җиңүче һәм призер исеменә лаек булган.
– Бездә 2012 елдан “Каенкай” мәктәп урманчылыгы эшләп килә. Бу вакыт эчендә мәктәп территориясендә урман питомнигы, Илдар Гыймаев исемендәге парк, Шәехзадә Бабич аллеясе, виноград участогы һәм имәнлек булдырылды. Яшь экологлар белән берлектә мәктәп бакчасына 80гә якын зәңгәр чыршы һәм 60тан артык нарат агачы утырттык, – ди мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Гүзәл Арсланова.
Мәктәп ихатасында Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов утырткан чыршы агачы булуы белән дә горурлана аетлылар.
Мәктәптә спорт яратучы кызлар һәм егетләрнең күп булуы аеруча сокландыра. Биредә волейбол, футбол, баскетбол, җиңел атлетика, хоккей, армрестлинг секцияләре уңышлы эшләп килә. Тренерлары Азат Сәмигуллин укучыларны спортка җәлеп итү өчен күп көч сала.
Шунысы сөенечле, әлеге белем учагында туган телләр укытуга да зур игътибар бирелә. Татар теле һәм әдәбияты дәресләренә 71 укучы бик теләп йөри, аларга ике укытучы – Зәлифә Хафизова һәм Ләйсән Күсәбкулова белем бирә. Тел сагында торучы бу мөгаллимәләр укучыларны кызыклы дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар, милли бәйрәмнәр аша ана телен яратырга, гореф-гадәтләребезне ихтирам итәргә өйрәтә. Аларның укучылары олимпиадаларда, төрле иҗади бәйгеләрдә һәрвакыт алдынгылар сафында. Шунысы мөһим, биредә “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсы финалчысы Зәлифә Марат кызының белем бирүе дә мәктәпнең данын арттыра.
Туган телдә шигырьләр, милли моңнар яңгыраган мәктәпләр башкалардан аерылып тора, аларда күңел түренә үтеп керерлек җылылык бар. Ает мәктәбендә дә үзләренә барлык матур сыйфатларны туплаган ачык йөзле, мөлаем мөгаллимнәр, күзләре очкынланып янып торган балалар белән танышу күңелдә җылы тәэссоратлар калдырды.
Динар Кәлимуллин фотолары.