+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
25 октябрь , 11:05

“Әллүки”нең дуслары артты!

Түбән Бишенде мәктәбендә фәһемле һәм кызыклы очрашу үтте.

“Әллүки”нең дуслары артты!
“Әллүки”нең дуслары артты!

Туймазы районының Серафимовка урта мәктәбе филиалы булган Түбән Бишенде төп белем бирү мәктәбендә безнең уңган дусларыбыз белем ала.
2-3нче сыйныф укучылары “Әллүки” журналы оештырган “Әйдәгез, өмәгә!” конкурсында 1нче урын яулады. Уңган кызлар һәм малайлар авылдагы чишмә буен тазарткан, аны һәрчак тәртиптә тота. Күптән түгел безгә алар белән якыннан танышу, ныклап дуслашу форсаты тиде.


Түбән Бишенде мәктәбендә 75 укучыга 9 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Педагоглар укучыларның белем сыйфатын, сәләтләрен үстерү өчен тырышса, укучылар олимпиадаларда, төрле иҗади конкурсларда уңышларга ирешә. Кызлар һәм егетләр “Үсеш ноктасы” түгәрәкләрен аеруча үз иткән. 7-9нчы сыйныф кызларыннан җыелган волейбол командасы – мәктәп горурлыгы! Алар еш кына район күләмендәге, хәтта Татарстанда үткән спорт ярышларында да катнаша.


Башлангыч сыйныфларда белем алучы укучылар да абый-апалары үрнәгендә укуга җитди карый. 2-3нче сыйныфларның җитәкчеләре Резеда Галимова укучыларын эшчән, ярдәмчел булырга, үзара тату яшәргә өйрәтә. Алар тырышып укый, төрле кичәләр үткәрә, конкурсларда катнаша, экскурсияләргә йөри. Районда узган бәйгеләрдә призлы урыннар алырга да өлгерәләр.


“Тырышып укыйбыз да, эшкә дә өйрәнеп үсәбез! “Әллүки”гә шундый мәгънәле бәйгеләр оештырганы өчен рәхмәт!” – ди Резеда Альберт кызы.


Әлеге белем учагында хезмәт салучы бердәм коллектив, тырыш, сәләтле һәм уңган укучылар белән танышу шундый күңелле узды!  Җиңүче дусларыбызга бүләкләребезне тапшырдык, осталык дәресе үткәрдек.  Динар абыйлары Кәлимуллинның фотообъективыннан берсе дә читтә калмады!  Матур очрашуның нәтиҗәсе тагын да күңеллерәк: яңа елдан Түбән Бишенде мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына “Әллүки” журналы килә башлаячак! 


Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: