Күптән түгел Бразилиядә үсмер малайлар һәм кызлар арасында шахмат буенча дөнья беренчелеге тәмамланды. Башкортстанның яшь спортчысы, матур нәтиҗәләр күрсәтеп, 14 яшькә кадәрге дөньяның иң көчле дүрт шахматчысы арасына керде.
“Толпар” спорт клубыннан гамәлдәге Русия чемпионы Ләйлә Табермакова 16 яшькә кадәрге көндәшләре арасында ил данын яклады. Уфаның яшь шахматчысы 11 партиядән торган турнирда 8 җиңү яулап, искиткеч уңышка иреште. Әлеге яшь төркемендә 37 илдән 65 спортчы көч сынашты.
Ләйлә башкаладагы 119нчы мәктәпнең 10нчы сыйныфында бары тик яхшы билгеләргә генә укый. Спорт күп вакытын алса да, тырыш кыз укуда да сынатмый, барысына да өлгерә. Укытучылары, сыйныфташлары да Ләйләнең бихисап җиңүләре белән горурлана.
Башкортстан данын дөнья күләмендә танытучы якташыбызны бу җиңүе белән ихлас котлыйбыз, яңадан-яңа уңышлар телибез.
Фото “Толпар” спорт клубы сайтыннан.