Күзләре очкынланып янган сәләтле балалар, күңел биреп эшләүче мөгаллимәләр булганда, мәктәпләр гөрләп тора, андый белем учакларында очрашулар да бик җанлы, җылы үтә. Бүздәк районының Ренат Шәрипов исемендәге Сабай авылы мәктәбендә күптәнге дусларыбыз белән очрашу мизгелләре дә күңелебездә бик матур соклану хисләре уятты. Без барганда бер төркем укучылар, укытучылары белән бергәләп, махсус хәрби операциядәге яугирләргә посылка әзерләү белән мәшгуль иде. Бу мәрхәмәтле акцияне алар “Солдатны чынаяк чәй белән җылыт” дип атаган. Кызлар һәм малайлар чәй төргәкләренә үз куллары белән иван-чәй, бөтнек, кура җиләге, карлыган, җир җиләге яфраклары, мәтрүшкәдән әзерләнгән катнашманы тутыра иде. Туган якның хуш исле үләннәрен балалар җәйне әниләре һәм нәнәйләре белән бергәләп җыеп, күп итеп киптереп куйган икән. Шулай ук, сугыш яланындагы әтиләргә һәм абыйларга тәмләп чәй эчәр өчен кәнфитләр һәм кайнатмалар да әзерләгән алар. “Без әзерләгән хуш исле чәйләр салкын көннәрдә яугирләрне җылытыр, иммунитетларын арттырыр, дип өметләнәбез. Җиңү безнең якта булачак, укучыларыбыз белән бергәләп үз өлешебезне кертә алуыбызга горурланабыз. Солдатларыбызның җиңү яулап, тиз вакытта үз гаиләләренә, туган якларына кайтуын телибез”, – ди директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Зенфира Сәетова.
Шунысы мөһим, мәктәптә укучыларга патриотик тәрбия бирү уңаеннан бик күп эшләр башкарыла. Укытучылар коллективының яртысы ир-егетләр булуы да чын патриотлар тәрбияләүдә мөһим роль уйныйдыр, мөгаен. Андый укытучылар тәрбияләгән малайлардан чын егетләр үсә. Әлеге вакытта төрле елларда Сабай мәктәбен тәмамлаган 11 ир-егет махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үти. Яугир якташларына ярдәм итү максатыннан мәктәп коллективы әнә шундый игелекле акцияләр оештырып кына тора.
– Безнең мәктәп коллективы хезмәткәрләре хәрбиләргә талисманнар, окоп шәмнәре эшли, маскировка челтәрләре үрә, еш кына посылкалар җыеп җибәрәбез. Посылкаларга азык-төлек, медицина, юыну кирәк-яраклары, җылы оекбашлар салабыз. Мондый акцияләргә укучыларыбыз да бик теләп кушыла, – ди мәктәп директоры Альберт Арсланов.
Мәктәптә оештырылган чаралар аша да кызларда һәм малайларда ватанпәрвәрлек хисләре, Туган илгә карата сөю тәрбияләнә. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Сугыш турында хәтер” дигән музыкаль композиция әзерләп, йөрәккә үтеп керерлек чыгышлары белән таң калдырды Сабай укучылары. “Сюрприз” драма түгәрәгенә йөрүче кызлар һәм аларның җитәкчеләре Гөлнара Хәбирова әзерләгән тамашадан өзек караганда, яшь актерларның осталыгына сокланып утырдык. Кызлар һәркайсы үз ролен оста итеп башкара, тавышлары чатнап тора, саф татар телендәге сөйләмнәре күңелгә үтеп керә. Уйландыра, ышандыра һәм баштан кичертә белә бу яшь актерлар!
Сабай мәктәбендә тагын бер матур чара – “Әллүки”челәр белән осталык дәресе дә бик шәп үтте! Башлангыч сыйныфлар укытучылары Рәмилә Насыйбуллина, Фәйрүзә Вәлиева, Вәсимә Айдарова һәм директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Зенфира Сәетова белән берлектә оештырылган осталык дәресе балаларны милли матбугат белән дуслаштыру чарасы да булды.
Киләчәктә дә дуслык җепләре өзелмәсен, балаларны туган телне яратырга бергәләп өйрәтик!
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотолары.