+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Очкын
20 декабрь 2024, 06:45

Балаларны яратырга кирәк!

Красноусолда яшәүче Гыйбадуллиннар тугыз балага гаилә җылысы бүләк иткән.

Балаларны яратырга кирәк!Балаларны яратырга кирәк!
Балаларны яратырга кирәк!
Красноусол авылында яшәүче Гыйбадуллиннар 27 ел бергә гомер кичерәләр, шуларның 13 елын тәрбиягә алган балаларга багышлаганнар.
Фәрит Фәнис улы һәм Рима Рәхмәтулла кызы әти-әнисез калган тугыз балага чын гаилә тәрбиясе, әти-әни мәхәббәтенең җылысын һәм өй ямен тоярга мөмкинлек биргән.
Гыйбадуллиннар балаларны хезмәткә өйрәтеп һәм тәртипле итеп тәрбияләргә тырыша, аларга барлык мавыгуларында ярдәм итә. Балалар әти-әниләре белән төрле конкурсларда һәм ярышларда актив катнаша.
Бу искиткеч гаиләнең ихатасы да шау чәчәккә төренгән, күзнең явын алырлык бакчаларында нинди генә чәчәкләр үсми!
Алар бала тәрбияләү сере белән болай уртаклаша: “Балаларыңны ярату һәм үзең бәхетле булу – бу бер дә сер түгел! Әти-әни бәхетле икән, аларның балалары да бәхетле. Хәтта проблемалар  чыгып торса да, авырлыклар булса да, бернигә карамыйча, бәхетле булырга кирәк. Һәм балаларны яратырга кирәк. Алар аны йөзе белән кайтарачак”.

Фото гаилә архивыннан.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас