Андыйлар кү-үп, дисезме?! Димәк, Яңа ел бик күп кызлар һәм малайлар өчен аеруча истәлекле булачак, чөнки Көнчыгыш календаре буенча нәкъ алар туган Елан елы җитә.
Бу елда туган балалар бик акыллы, кызыксынучан, кыю була. Алар һәрвакыт беренчелеккә омтыла һәм, әлбәттә, максатларына ирешә. Елан елында туган кызлар һәм малайлардан сәләтле һөнәр ияләре: музыкант, сәнгать кешеләре, лингвист, психолог, журналист, архитектор, әдәбият белгечләре чыга.
Яңа ел бәйрәменә күптән әзерләнә башлагансыздыр инде, дуслар. Бәйрәмегез күңелле һәм алдагы ел матур үтсен өчен кайбер киңәшләрне дә искә алыгыз.
* Ишектән кергәч тә күренеп торган урынга уенчык Елан элеп куегыз.
* Чыршыкайны бизәгәндә зур шарлар, мишуралар, кәнфитләр күбрәк элегез, Еланга бигрәк тә ялтыравык бизәгечләр ошый.
* Үзегез ак кәгазьдән кисеп ясаган кар бөртекләре белән өй эчен бизәсәгез, серлелек тагын да артыр.
* Бәйрәм табынында яшел алма, виноград, киви, груша, фейхоа кебек җиләк-җимешләр булса, Елан сездән дә ныграк шатланачак. Бәйрәм өстәлендә ит ризыклары, балык, бәрәңге, яшел тәмләткечләр белән бизәлгән салатлар күбрәк булса, ел символына болар ошаячак.
Яңа ел хуҗасы яраткан төсләр: яшел, хаки, фирүзә, кызыл, кызгылт-сары, алтынсу, кызгылт-көрән. Киемегездә шул төсләр булса, Еланның күңеленә аеруча хуш килер, ә сезнең өчен ел бик уңышлы булыр.
Яңа ел бәйрәме күңелле үтсен, кызлар һәм малайлар!
Автор фотосы.