Этләрне, песиләрне төрлечә атыйбыз бит. Безнең дөягә исә бик матур “Җәмилә” кушаматы килеште.
Әнием, Зарина Одиновна, таҗик милләтеннән, әтием – татар. Әнием аш-суга оста. Һөнәре буенча – шәфкать туташы. Әтием Фәнзил Фәвис улы Себердә эшли, авылда аның үз тимерлеге бар. Ул – бик яхшы эретеп ябыштыручы. Баштагы елларда гаиләдә сыер, кош-корт асрау турында хыялланганнар. Чынлап та, хуҗалык алга бара, өй тирәләре, куралар матурая, авылда башка кешеләрдә булмаган коймалар ясала. Азалия апам, Солтан абыем, үсеп җитеп, үз һөнәрләре буенча эшли башладылар. Мин инде 7нче сыйныфта укыйм. Мал карау хәзер минем өстә.
Былтыр җәй әтием миңа дөя алып кайтты. Хәзер безнең абзар-курада берничә ат, бер дөя, ике тавис кошы һәм төрле-төрле матур тавыклар бар. Үзе бер могҗизалы экзотик дөньяда яшибез.
Дөяне күргәч, күршеләр бик аптыраган иде. Җылы якта яши торган дөя бездә ничек кыш чыгар, дип борчылды күбесе.
– Башкортстан шартларында дөя асрау кыен түгел, – ди әтием. – Алар ашауга талымсыз. Аеруча бездәге кычыткан, әрем, әрекмән күңеленә хуш килә. Агач яфракларын да ярата. Ә суны атнага бер эчә. Безнең салкыннар да аны куркытмый. Дөя 40 градус эссегә дә, 50 градус салкынга да түзә. Дөрес, кышын – җилдән, җәен яңгырдан ышыклану өчен аран төзергә кирәк. Шуңа күрә ул хәзер бездә үзен курортта кебек хис итә.
Әлфир НӘҖМЕТДИНОВ.
Туймазы районы, Иске Туймазы авылы.
Фото гаилә архивыннан.