+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Очкын
20 декабрь 2024, 10:55

Сабыйларга 25 пар чаңгы бүләк иткән!

СВОда катнашучы яугир үзе тәрбияләнгән балалар бакчасына зур ярдәм күрсәтә.

Сабыйларга 25 пар чаңгы бүләк иткән!Сабыйларга 25 пар чаңгы бүләк иткән!
Сабыйларга 25 пар чаңгы бүләк иткән!
Әбҗәлил районыннан махсус операциядә катнашучы Азамат Суфиянов Әбҗәлил авылының “Кояшкай” балалар бакчасына өлкән төркем балалары өчен 25 пар чаңгы бүләк иткән.
– Азамат безнең балалар бакчасында тәрбияләнде. Ул туган авылына беренче тапкыр гына ярдәм итми. Күптән түгел безгә 100 мең сум акча күчерде, балалар бакчасы өчен кирәкле барлык техниканы, җайланмаларны һәм балалар өчен дидактик материаллар сатып алдык.
Хәзер безнең герой өлкән төркем сабыйларына 25 пар чаңгы бүләк итте, шулай ук кече төркемгә телевизор сатып алды. Тәрбияләнүчеләр, аларның әти-әниләре һәм бакча хезмәткәрләре яугиргә зур рәхмәтләрен белдерәләр, – ди балалар бакчасы мөдире Гөлшат Харисова.
Гөлшат ханым билгеләп үтүенчә, махсус хәрби операция зонасында Азамат Суфиянов батырларча һәм лаеклы хезмәт итә.
– Ул күп тапкырлар безгә ярдәм күрсәткән юмарт иганәче генә түгел, “Һәлак булучыларны коткарган өчен” медале белән бүләкләнгән герой да. Аның Ватанны саклаудагы батырлыклары безне илһамландыра, батырлык һәм намуслылык үрнәге булып тора, – ди ул.

Фото Әбҗәлил районы хакимиятенең мәгариф бүлегеннән.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас