+21 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Очкын
20 декабрь 2024, 10:25

Яңа елга – матур уңышлар белән!

Уфа районының Миловка мәктәбендә укучылар заманча шартларда белем ала.

Яңа елга – матур уңышлар белән!Яңа елга – матур уңышлар белән!
Яңа елга – матур уңышлар белән!
Яңа ел якынлашуын безгә иң беренчеләрдән булып балалар бакчалары, мәктәпләр сиздерә башлый. Матур итеп бизәлгән белем учакларында күтәренке кәефле укытучылар, мог­җизалы бәйрәмне түзем­сез­ләнеп көтүче шат күңел­ле укучылар каршы ала. Уфа районының Миловка мәктәбе дә бу көннәрдә гөрләп тора. Төрле милләт балалары белем алган мәктәптә, һәрвакыт­тагыча, дустанә мөнәсәбәт, аерым бер җылылык, бәйрәм рухы тантана итә. Бу белем учагын, чын мәгъ­нәсендә, милләтләр дуслыгы тантана итүче балалар үзәге дияргә дә була. Агымдагы уку елында биредә 667 укучыга 31 педагог белем бирә.
– Безнең мәктәптә күптән көт­кән зур вакыйга булды, “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында капиталь ремонт үткәрелде. Хәзер безнең укучылар заманча җиһаз­ландырылган кабинетларда белем ала. Агросыйныфлар нәтиҗәле эшләп килә, Башкорт дәүләт аграр университеты белән хезмәт­тәшлек итәбез. Төрле юнәлешләр буенча укучыла­рыбызның уңышлары байтак. Биология, башкорт теле, физкультура буенча олимпиадаларда һәр елны призерларыбыз булуы сөенечле. Әйтик, быел 10нчы сыйныф укучысы Артур Мөхтәруллин Ватанны саклау һәм хәвефсезлек нигезләре буенча олимпиадада җиңүче булды. Мәктәптә үткән елдан эшләп килүче “Үсеш ноктасы” программасы да балаларның сәләтен үстерүгә яңа мөмкинлекләр ачты. Заманча җи­һазландырылган үзәктә дәрестән тыш сәгатьләр, өстәмә белем бирү, проект һәм тикше­ренү эшчәнлеге оештырыла. Бездә талантлы, үз эшенә бирелгән, тәҗрибәле педагоглар хезмәт сала. Коллективта яшь укытучылар күп булуы белән дә горурланабыз, – ди дирек­торның укыту эшләре буенча урынбасары Людмила Симкина.
Бу белем учагының төп үзенчәлеге – шәһәр мохитендә тәрбияләнүче балаларга туган телне өйрәнү мөмкинлеге булу. Агымдагы уку елында биредә 83 бала татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөри. Укучылар ана телен 1нчедән 9нчы сыйныфка кадәр өйрәнә. Биредә 2013 елдан татар теле һәм әдәбиятын тәҗри­бәле, югары категорияле белгеч Дамир Дәүләтгәрәев укыта.
– Туган тел дәресләренә укучылар теләп йөри. Татар теле атналыгы милли чараларга аеруча бай була, нәкъ аларда кызлар һәм малай­ларның сәләте ачыла. Бердәм, тырыш укучыларым укуда да сынатмый. Мәктәптә, районда узган төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда приз­лы урыннар алабыз. Әлеге вакытта татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасына әзерләнәбез, – ди Дамир Ригать улы.
Шунысы игътибарга лаек: балалар әдәбиятны укып, тел нечкәлекләрен белеп үссен өчен укытучы абыйлары барлык тырышлыгын сала. “Әллүки”­челәр белән осталык дәресе барышында да укучылар матур итеп туган телдә аралашты, ул көнне сыйныф бүлмәсе гөрләп тор­ды.  Бергәләп “Туган тел” җырын башкардылар, матур итеп шигырьләр дә сөйләп күрсәттеләр. Укуга өлгер, сәләтле, тырыш булулары күренеп тора. Китапчыкны бик оста, пөхтә итеп ясады кызлар һәм малайлар! Иң сөенечлесе шул: яңа елдан балаларның һәммәсенә дә “Әллүки” журналы киләчәк.
Яңа елда да безнең дуслык җепләре ныклы, Миловка мәктәбе укучыла­рының һәм укытучы­ла­рының тормышы уңышларга бай ­булсын!


Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас