14-17 февральдә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды. Бәйгедә Русиянең 22 субъектыннан 8-11нче сыйныф укучылары – төбәк этаплары җиңүчеләре туган тел серләрен яхшы белүдә көч сынашты. Безнең республикадан төбәкара олимпиадада быел Уфада узган республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары, аларның остазлары катнашты.
Ана телен яхшы белүче кызлар һәм егетләр татар теле һәм әдәбиятыннан ныклы белемнәрен исбатлады, иҗади бәйгедә сәнгатьле сөйләм осталыгын күрсәтте. Быелгы бәйге Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.
Шунысы сөенечле: укучыларыбыз Казанда да сынатмады, югары нәтиҗәләргә иреште. Туймазы шәһәре 1нче интернат-мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Эльзана Бәдретдинова (укытучысы – Зинфира Нурисламова) – җиңүче, башка укучылар призерлар исемлегенә керде. Эльзана, иҗади бәйгедә дә зур осталык күрсәтеп, Гран-при иясе булды.
Әйтергә кирәк, сәләтле кыз укытучысы Зинфира Гаднән кызы җитәкчелегендә һәр елны яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Быел ул, республика олимпиадасында төпле белемле булуын исбатлап, 100 балл җыйды.
– Олимпиадада 7нче сыйныфтан башлап катнашабыз. Эльзана соңгы дүрт елда республика, төбәкара, Халыкара олимпиадалар җиңүчесе булды. Сәнгатьле уку буенча һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә, төрле конкурсларда даими катнашабыз, укучым һәрчак җиңүчеләр рәтендә.
Олимпиадага күпчелеге шимбә-якшәмбе көннәрендә онлайн шөгыльләнеп әзерләндек. Эльзана үз теләге белән татар теле һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнә. Киләчәк юлын татар теле белән бәйләргә уйлый, татар бүлегенә укырга керергә әзерләнә, – ди Зинфира Гаднән кызы.
Мөгаллимә билгеләвенчә, Эльзана тәрбияләнгән гаиләдә туган телгә карата ихтирам зур. Укучы үз максатына ныклы адымнар белән бара, туган телгә тугрылыгын исбатлап килә. Казанда да төпле белемле булуын күрсәткән ул.
– Сәнгатьле уку конкурсына Хәсән Туфанның “Сугыш” шигырен әзерләдек. 1941-45 елларга туры килгән күлмәк һәм башка реквизитлар сайладык, булачак образны күзалладык. Укучымның чыгышы искиткеч тирән һәм мәгънәле килеп чыкты. Абруйлы жюри әгъзаларын, бер яктан, ул таң калдырса, икенче яктан, уйланырга мәҗбүр итте.
Әлбәттә, үземә дә бик күп тырышлык салырга туры килде. Укучы программадан тыш булган мәгълүматны да белергә тиеш. Эльзананың әти-әнисе дә һәрвакыт хуплап торды. Хәер, мондый ата-аналардан бәхетем бар. Үз вакытларында Гран-при яулаган Тимур Суфиянов, Гүзәл Галина, Гөлшат Габитованың үзләре һәм әти-әниләре белән әле дә бәйләнешне өзмибез. Алар һәр уңышыбыз өчен ихлас сөенә, рәхмәт сүзләрен җиткерә, – ди остаз.
Төбәкара олимпиадада Бакалы районы укучылары да сынатмады, призерлар исемлегенә керде.
– Олимпиада, һәрвакыттагыча, иң югары дәрәҗәдә оештырылып, катнашучылар өчен бөтен шартлар да булдырылган иде.
Эчтәлекле лекцияләр, галимнәр, тел һәм әдәбият белгечләре белән очрашулар, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Ф. Бурнашның “Таһир-Зөһрә”, Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театрында “Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл” спектакльләрен карау искиткеч матур тәэссоратлар калдырды. Бу мәртәбәле бәйгедә үземнең укучым – 10нчы сыйныфтан Алина Якунина, Куштирәк урта мәктәбеннән 10нчы сыйныф укучылары Әдилә Газизова белән Илзира Шәйдуллина (укытучылары – Гөлүзә Камаева) да катнаштылар. Шунысы сөенечле: укучыларыбыз үзләренең туган телне яхшы белүен күрсәтте һәм призлы урыннарга лаек булды. Кызлар, Казан шәһәренең истәлекле урыннарын күреп, яңа дуслар табып, бик матур ял итеп тә кайтты, – ди Бакалы 1нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Газизова.
Республиканың Дүртөйле, Бүздәк, Бакалы, Балтач, Илеш, Куергазы, Миякә, Борай, Туймазы районнары һәм Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский, Бәләбәй шәһәрләре укучылары һәм укытучыларының активлыгын һәм тырышлыгын аерым билгеләп үтәргә кирәк.
Төбәкара олимпиадада җиңүче һәм призер исемен яулаучы кызлар һәм егетләрне, аларның остазларын ихлас котлыйбыз!
Укучыларыбыз Халыкара олимпиадада да сынатмас, үзләренең тирән белемен, зирәклеген һәм туган телгә булган ихтирамын тагын бер тапкыр исбатлап кайтыр дип ышанабыз!
Фотолар мәктәпләр сайтларыннан.