+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Очкын
25 апрель 2025, 05:00

Яшь спортчыда — 4 алтын медаль!

Башкортстанның яшь гимнасткасы Русиянең абсолют чемпионы исеменә лаек булды.

Яшь спортчыда — 4 алтын медаль!Яшь спортчыда — 4 алтын медаль!
Яшь спортчыда — 4 алтын медаль!
Санкт-Петербургта спорт гимнастикасы буенча Русия беренчелеге узды. Стәрлетамактан Полина Дмитриева Русия беренчелегенә күптөрле ярышларда 4 алтын медаль яулады һәм Русиянең абсолют чемпионы булды. Ярышларга яшь спортчыны тренеры Елена Кайгулова әзерләгән.
Ярыш йомгаклары буенча Башкортстан командасы, Мәскәү командасыннан гына калышып, икенче урынны алды һәм көмеш медаль яулады.
Башкортстан командасы составында Стәрлетамак спортчылары Полина Дмитриева, Дарина Федорова һәм Самира Рәхимгулова, шулай ук Уфа кызы Диана Ускова чыгыш ясады. 

Фото Спорт министрлыгы сайтыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас