Мәчетле районының Абдулла авылында “Ак инәйләр” оешмасы әлеге бәйрәмгә багышланган чара үткәрде. Анда балалар бакчасы нәниләре, Абдулла мәктәбенең 6нчы сыйныф укучылары һәм өлкәннәр катнашты. Чара кысаларында “Милли костюм— гасырлар мирасы” дип аталган мавыктыргыч экскурсия узды.
Музей хезмәткәре Рәмзия Ахун кызы бәйрәмгә килүчеләрне милли киемнәрнең матур детальләре белән таныштырды. Ул 100 елга якын тарихлы костюмнарны күрсәтте. Бу киемнәр милләтнең үзенчәлеген ача һәм уникаль булуын билгели. Алар — гадәти кием генә түгел, ә барлык халык турында сөйли ала торган зур тарих.
Һәр элементны, һәр киемне киеп йөрү традицияләрен искә төшердек. Балалар бакчасындагы сабыйлар уен формасында милли киемнәрнең үзенчәлекләре белән танышты. Укучылар шома чигү белән чигелгән эшләнмәләрне күрә, аларны үз куллары белән иҗат иткән ата-бабалары белән элемтәне тоя алды. Тастымаллар, сөлгеләр, ашъяулыклар, мендәрләр, алъяпкычлар нәкъ шундый матур бизәкләр кертеп, шома чигү белән чигелгән.
Дәрестә катнашучылар халык җырларын да искә төшерде, өлкәннәр, балалар белән бергәләп халкыбыз җырларын яңгыратты.
Фәния РАЯНОВА,
“Ак инәйләр” оешмасы җитәкчесе.
Фото авторның шәхси архивыннан.