+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Очкын
23 Май 2025, 06:15

Җиңүчеләр мәктәбе

Бүздәк районының Каран урта мәктәбендә күркәм традиция яшәп килә.

Җиңүчеләр мәктәбеҖиңүчеләр мәктәбе
Җиңүчеләр мәктәбе
Һәр атна башында тантаналы линейкада мәктәп тормышында актив катнашучы укучылар, район, республика бәйгеләре җиңүчеләре тәбрикләнә.

Шунысы мактауга лаек: белем учагында горурланып сөйләрлек уңышларга ирешүче укучылар сафы һәрвакыт тулыланып тора. Әйтик, күптән түгел 11нче сыйныф укучысы Юлия Вәлиева һәм 8нче сыйныф укучысы Розалия Рөстәмова “Халиков укулары” республика конкурсы призерлары булган. Ә Илиза Заһидуллина “Тукай моңнары” XIII Бөтенрусия конкурсында II дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән.
Бигрәк тә 10нчы сыйныф укучыларын мактап телгә алды укытучылары. Алсу Мансурова Бөтендөнья татар конгрессы оештырган “Солдат альбомы” Бөтенрусия конкурсында 2нче урын яулаган. Розалина Ялалова Туфан Миңнуллин исемендәге төбәкара конференциядә җиңүгә ирешкән. 8нче сыйныф укучысы Булат Хәмидуллин Идел буе федераль округы укучылары арасында узган Уфа һөнәр алды олимпиадасында инженер-конструкторлык юнәлеше буенча призер булу бәхетенә ирешкән. 7нче сыйныф укучылары Булат Дәүләтшин, Альмир Хөсәенов – икесе дә “Русия бөркетләре. Остазлар” республика конкурсы җиңүчеләре.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мансурова җитәкләгән “Салават күпере” курчак театры да әледән-әле матур җиңүләр яулап, белем учагының данын арттыра. Апрель ахырында Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында Габдулла Тукай әсәрләре буенча “Тукай Уфада” республика театрлаштырылган тамашалар конкурсы узды. Анда 1-11нче сыйныф укучылары, өстәмә белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре һәм студентлар катнашты. Каран мәктәбенең яшь актерлары бәйгедә 1нче урынга лаек булды.
Мәктәптә “Русия бөркетләре”, “Беренчеләр хәрәкәте”, “Юнармиячеләр” оешмалары, волонтерлар эшчәнлеге югары дәрәҗәдә оештырылган. Шушы оешмаларның активистлары булган кызлар һәм егетләр бихисап чараларда катнашып, үзаллы, тырыш, җаваплы булырга, кешеләр белән аралашырга өйрәнә, лидерлык сыйфатларын үстерә. Әлбәттә, максатчан, кыю, тәвәккәл кызлар һәм егетләр тәрбияләүче укытучыларның тырыш хезмәтенә, иҗади карашлы булуларына һәм вакыт белән исәпләшми эшләүләренә афәрин!

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас