

Русия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин шушы хакта боерыкка кул куйды.
Документтан күренүенчә, йорт шартларында тоту тыелган хайваннар исемлегенә 121 төр кергән. Алар арасында кобра, мамба, тайпан һәм питон, Комодо вараны, ташбакаларның кайбер төрләре һәм крокодилларның барлык төрләре дә бар.
Арыслан, ягуар, гиена, фил, мөгезборын, бегемот, шулай ук бүре, төлке һәм аюны да өйдә асрарга ярамый. Су хайваннары арасында чикләүләргә тюлень, морж, ламантин һәм китсыманнар, шулай ук скатлар, муреннар, еланбалык һәм акулалар эләккән.
Шәхси йортларда страус, пеликан, фламинго, пингвин, ябалак, торна, агулы үрмәкүч, чаян һәм баканың кайбер төрләре дә тотыла алмый. Тыю зоопаркларга, циркларга, дельфинарийларга һәм океанариумнарга кагылмый.
Автор фотосы.