+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Очкын
23 Май 2025, 05:15

Төнлә урамда йөрмәгез!

1 майдан Уфада балигъ булмаганнар өчен җәйге чикләүләр режимы кертелде.

Төнлә урамда йөрмәгез!Төнлә урамда йөрмәгез!
Төнлә урамда йөрмәгез!
Ул 30 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.

Билгеле булуынча, 17 яшьтән кечерәк булган үсмерләргә “төнге вакытта” 23.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр җәмәгать урыннарында булу тыела. Елның калган вакытында – 22 сәгатьтән.
Урамнар, стадионнар, мәйданнар, балалар һәм спорт мәйданчыклары, пляжлар, скверлар, ишегаллары һәм күпфатирлы йортларда гомум файдаланудагы урыннар, җәмәгать транспорты, вокзал территорияләре һәм бүлмәләре, елга портлары, аэропортлар һәм интернет-кафелар  – болар барысы да җәмәгать урыннары булып тора.
Балаларның урамда һәм җәмәгать урыннарында булу вакыты закон белән расланган. Аны бозу ата-аналар яисә законлы вәкилләр өчен административ җаваплылык белән яный. 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас