Җәйге эссе көннәр вируслар һәм бактерияләр үрчү өчен уңай шартлар тудыра, эчәк авырулары куркынычын арттыра. Шуңа бәйле рәвештә “Роспотребнадзор” бигрәк тә җәйге чорда гигиена һәм азык-төлек хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерә.
Белгечләр тәкъдимнәренә колак салыгыз:
— Эчәр алдыннан суны кайнатырга яки сыналган кибетләрдән сатып алынган шешә суын кулланырга.
— Җиләк-җимешне һәм яшелчәләрне агып торган су астында яхшылап юыгыз, аннары кайнар су коегыз.
— Ит, балык һәм салатларны бер ашау өчен генә әзерләгез, калган ризыкны алты сәгатьтән артык тотмагыз.
— Ризыкларны 70 градустан югары температурада эшкәртегез.
— Төрле ризыклар өчен аерым кисү такталары кулланыгыз һәм аларны даими яңартып торыгыз.
— Азык-төлек сатып алганда яраклылык вакытын һәм төргәкнең торышын исәпкә алыгыз.
“Роспотребнадзор” белгечләре урамда азык-төлек сатып алганда аеруча сак булырга, шикле сату нокталарын, юылмаган, бозыла башлаган җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне урап үтәргә, шулай ук товарларның яраклылык вакытын карарга киңәш итә. Бу чараларның барысы да мөмкин булган авыруларны кисәтүгә һәм җәйге чорда азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән.