+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Очкын
25 июль 2025, 06:45

Һәр гаиләгә — бәхет ромашкалары!

Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре фәһемле акция үткәрде.

Һәр гаиләгә — бәхет ромашкалары!Һәр гаиләгә — бәхет ромашкалары!
Һәр гаиләгә — бәхет ромашкалары!
Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Яшь армиячеләр скверында “Бәхет ромашкалары” акциясе үткәрде. Китапханәчеләр бистәдә яшәүчеләр белән нәрсә ул гаилә, гаиләдә һәрвакыт тынычлык, дуслык һәм хөрмәт булсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләште. Закировларның актив гаиләсе гаилә кыйммәтләре һәм күркәм традицияләре турында сөйләде.

Шулай ук гаилә турындагы викторина сорауларына җавап бирергә тәкъдим иттек, ә барлык сорауларга дөрес җавап бирүчеләр татлы призлар алды! Акциядә катнашучыларның барысы да китапханәгә чакыру һәм төсле шарлар белән бүләкләнде.
Һәр гаилә өчен бик әһәмиятле көнне оештырган акция күңелле һәм фәһемле узды.

Зөлфия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА, китапханә мөдире.

Автор фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас