Әле яңа гына туган мәктәп бусагасын атлап кергән идек. Мавыктыргыч, күңелле, шау-шулы уку еллары узып та бара. Без инде бүген — чыгарылыш сыйныф укучылары. Алда безне тагын да җитдирәк сынаулар, белем үрләрен яулау көтә.
Белем көнендә мәктәптә тантаналы линейка — дулкынландыргыч һәм бик мәгънәле бәйрәм узды. Ә төп вакыйга “Киләчәк самолеты” дигән искиткеч акция булды!
Бу үзенчәлекле көнне без, 11нче сыйныф укучылары, үзебезне акыллы һәм максатчан кызлар һәм егетләр буларак кына түгел, ә кайгыртучан өлкән иптәшләр буларак та күрсәттек. Үз кулларыбыз белән өмет, якты хыял һәм уңышлы киләчәк символы булган ачык, төсле кәгазь самолетлар ясадык.
Алкышлар астында беренче сыйныф укучыларына әлеге тылсымлы “самолетларны” тапшырганда, сокланулы карашларны тоеп тордык. Һәр самолетта — уңыш, үз-үзеңә ышаныч, яңа ачышлар һәм, әлбәттә, ныклы дуслык теләге.
Бу искиткеч дулкынландыргыч мизгел булды! Беренчеләрнең күзләрендә соклану чагылды, ә без, өлкән сыйныф укучылары, җылылык һәм кайгыртучанлык белән уртаклашу мөмкинлегеннән горурлык һәм шатлык кичердек.
Безнең “Киләчәк самолетлары” бәләкәчләр өчен ярдәм һәм өмет, барлык хыялларны тормышка ашыру символы булыр дип өметләнәбез!
Карина Мәрванова,
11нче сыйныф укучысы.
Дүртөйле районы,
Иванай мәктәбе.
Фотолар мәктәп архивыннан.