“Полинага нибары 11 яшь, әмма ул инде СВО волонтеры булырга өлгергән. Истәлекле урыннарга, госпитальләргә йөри, махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итү акцияләрендә катнаша. Аның яраткан хоббие — Интернетта төрле авторларның шигырьләрен уку. Полина үз роликларын социаль челтәрләрдә урнаштыра. Меңнән артык видеоязма булдырылган, берничә автор белән хезмәттәшлек җайга салынган, алар, Полинаның хезмәтен билгеләп, акчалата ярдәм җибәрә. Җыелган акчалар 100 мең сумнан артып киткән — алар СВОда катнашучыларга ярдәмгә тотылган”, — дип язды Башкортстанның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров телеграм-каналында.
Узган елның җәендә Полина үзенең фронтка адреслы ярдәм үзәген оештыра. Монда маскировка челтәрләре үрәләр, мендәрләр тегәләр һәм окоп шәмнәре ясыйлар.
Полинаның һәм аның командасының изге гамәлләре башкаларны да изгелеккә әйди. Шуңа күрә үзәктә волонтерлар саны да арта. Ә СВО яугирләре буш вакытларында хатлар, шигырьләр яза һәм шулай ук видеороликлар төшерә, алар да кызга аның ярдәме һәм игелекле йөрәге өчен рәхмәт әйтә.
Актив волонтерлык эшчәнлеге өчен Полина Дудко “СВОдагыларга ярдәм өчен” медале белән бүләкләнгән.
Фото “Ядкәр” мәдәният йорты архивыннан.