Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсендә 5нче лицейның 4 “Д” сыйныфы укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы, үз-үзеңне саклау мәктәбе директоры Рафаэль Даут улы Мәҗитов белән очрашты. Очрашуның герое белән укучыларны китапханә мөдире Зөлфия Рәшит кызы таныштырды.
Рафаэль Даут улы укучыларга СВОның сәбәпләре һәм максатлары турында, зур илебезнең күп кенә ир-егетләре кебек үк үз теләге белән Ватаныбыз чикләрен сакларга баруы турында сөйләде. Ул үзенең сугышчан иптәшләре турында, аларның шундый катлаулы шартларда ничек көрәшүе, яшәве, көнкүрешен җайга салулары турында презентация тәкъдим итте. Рафаэль Даут улы үзенең дүрт аяклы дуслары – отрядта яшәгән этләр Найда һәм Чара турында да сөйләде. Әңгәмә барышында Рафаэль Мәҗитов балаларның игътибарын үзеңдә физик көчне генә түгел, рухи көчне дә үстерергә, түбән хисләрдән өстен булырга, тынычлык һәм гаделлек өчен көрәшергә кирәклегенә юнәлтте.
Укучылар яугирне зур кызыксыну белән тыңлады, аннары зурларча: “СВОга барганда нинди хисләр кичердегез?”, “Нәрсә иң авыры булды?”, “Курку хисен ничек җиңдегез?” кебек сораулар да бирде.
Рафаэль Мәҗитов барлык сорауларга да гадел һәм ихлас җавап бирде.
Очрашу ахырында балалар яугиргә эчтәлекле һәм кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт белдерде, ә ул, үз чиратында, укучыларга игелекле, сизгер булырга, күп укырга, авырлыклардан курыкмаска һәм Ватанны нык яратырга киңәш итте.
Зөлфия Гыйззәтуллина,
китапханә мөдире.
Автор фотосы.