-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Очкын
2 ноябрь 2025, 18:00

Иртәне зарядкадан башла!

Организмны ничек итеп тизрәк уятырга соң?

Иртәне зарядкадан башла!
Иртәне зарядкадан башла!
Иртәнге гимнастиканы юкка гына зарядка (көч җыю) димиләр. Шушы ун-унбиш минут кешегә көн буена җитәрлек көч бирә.
Төнлә йоклаганда безнең гәүдәбез ял итә, мускуллар йомшара, йөрәк һәм үпкә ярты көченә генә эшли. Организмны ничек итеп тизрәк уятырга соң?

Зарядка менә шуның өчен кирәк тә инде. Гимнастика ясау каныбызны тамырлардан тизрәк агарга, буыннарны язылырга, мускулларыбызны көч тупларга, үпкәләребезне ныграк суларга мәҗбүр итә. Кешенең күңеле күтәрелә, хәрәкәтләнәсе, эшлисе килү теләге туа.
Ә мәктәп укучыларына зарядка бигрәк тә кирәк, чөнки укучы берничә сәгать парта артында утыра, аз хәрәкәтләнә. Гадәттә, мәктәп тә якында урнашкан була.
Зарядка эшкә тизрәк кереп китәргә, укытучының аңлатуын игътибар белән тыңларга, кызурак язарга һәм мәсьәләләрне тизрәк чишәргә ярдәм итә. Димәк, көнең иртәнге гимнастикадан башланса, эшләрең уңышлы булачак.

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас