-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Очкын
2 ноябрь 2025, 17:55

Талантлы кыз матурлык тудыра

Рушания төшергән картиналар республиканың “Салют” балалар үзәгенең күргәзмә стендын бизи.

Талантлы кыз матурлык тудыра
Талантлы кыз матурлык тудыра
“Салют” тернәкләндерү үзәгендә реабилитация узган 17 яшьлек Рушания Ермеева ясаган сурәтләргә сокланмыйча мөмкин түгел! Аутизм авыруы кызга сәнгать мәктәбендә укырга комачаулаган булуына карамастан, Рушания сурәтләрне искиткеч оста ясый.

Яшь рәссам һөнәри осталык буенча “Абилимпикс” чемпионатының төбәк этабында “Сынлы сәнгать” номинациясендә ике тапкыр җиңүчеләр рәтендә булды. Кызның талантын Уфаның 59нчы коррекцион мәктәп-интернатында да актив хуплыйлар.
Рушания төшергән картиналар республиканың “Салют” балалар үзәгенең күргәзмә стендын бизи. Анда ул реабилитация узганда массаж, физиотерапия һәм иҗади дәресләргә рәхәтләнеп йөргән. Ләкин иң мөһиме – йөзәргә өйрәнгән һәм хәзер судан курыкмый.
Рушания үзен бәхетле кеше дип саный. Аның яраткан шөгыле, һәрвакыт аның белән булачак таланты бар, һәм бүгенге көнгә максаты – тегүче һөнәрен үзләштерү. Хәзер үк кыз аш бүлмәсе өчен тастымаллар, мендәр тышлары, алъяпкычлар тегә.
Нәкъ бер ел элек Уфада төбәк Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән ачылган “Салют” балалар тернәкләндерү үзәгенә менә шундый сәләтле һәм тырыш балалар килә.

Фото Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас