Уфада Мостай Кәримнең тууына 106 ел тулу билгеләнгән көннәрдә без шагыйрьнең туган авылында сәфәрдә булдык. Чишмә районының Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим исемен йөртүче Келәш мәктәбе бүген шәһәрдәге белем учакларыннан һич тә ким түгел. Кайчандыр бөек шәхес белем алган мәктәп көчле матди-техник базасы, җиһазландырылган кабинетлары белән килеп керүгә үк игътибарны җәлеп итте.
Мәктәп директоры Айгөл Хәерова безгә белем учагы буйлап чын-чынлап экскурсия оештырды. Бу мәктәпнең үзенчәлеге шунда – биредә һәр кабинет Келәштә туып-үскән билгеле шәхесләрнең исемнәрен йөртә. Мәгърифәтче Зыя Камали, халык шагыйрьләре Мостай Кәрим һәм Сәйфи Кудаш, халык артисты Фәридә Кудашева, Русия Герое Риф Сәхәбетдинов исемнәре бирелгән кабинетларда белем алу укучылар өчен горурлык та, шул ук вакытта җаваплылык та өсти.
– Безнең мәктәптә бүген 151 укучы укый, аларга 14 укытучы белем бирә. Безгә балалар сигез авылдан килеп укый. Келәшнең филиалы булган Ар авылындагы төп белем бирү мәктәбендә 57 укучы белем ала. Безнең коллектив бик тату, бердәм, һәркем үз эшен җиренә җиткереп башкара. Укытучыларның барысы да үз фәннәрен тирәнтен белүче, гомерләрен изге һөнәргә багышлаган педагоглар. Иң мөһиме – безнең мәктәптә тырышып эшләү һәм сыйфатлы белем алу өчен барлык шартлар да булдырылган. Һәр кабинетта заманча җиһазлар: интерактив такта, проектор, компьютер, принтер бар.
Без мәктәпкә даими ярдәм күрсәтүче Мостай Кәрим фонды җитәкчесе Әлфия Кәримовага аеруча рәхмәтлебез. Шунысы сөенечле: безнең мәктәп укучылары өчен Әлфия Мостай кызы грант булдырды. Бу грантка иң алдынгы, тырыш укучыларыбыз лаек була, – ди Айгөл Рушан кызы.
11нче сыйныфтан Сәфинә Вахитова, 9нчы сыйныфтан Аяз Сәхәветдинов мәктәпнең горурлыгы булган нәкъ шундый алдынгы укучылар исемлегендә. Бу уку елы алар өчен үтә дә җаваплы – бердәм һәм төп дәүләт имтиханнары тапшыра торган чор. Төрле фәннәр буенча олимпиадаларда, чараларда актив катнашучы Сәфинә киләчәктә инженер һөнәрен сайларга тели. БДИда математика, физика һәм информатика фәннәрен уңышлы тапшыруны үзенә максат итеп куйган.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Расиха Уразмәтова әйтүенчә, алар – ана теле дәресләрендә дә иң актив укучылар. Аеруча Аяз туган телдә оста итеп шигырьләр сөйли, әдәби чараларда теләп катнаша. Ул әле спорт белән дә дус, хоккей буенча район командасында шөгыльләнүче егетнең республика ярышларында матур күрсәткечләре бар.
“Иң яраткан дәресегез нинди?” – дип сорагач, Сәфинә дә, Аяз да бертавыштан: “Физкультура!” – диделәр. Физкультура укытучысы Шамил Вәлиев үткәргән дәресләргә укучылар бик яратып йөрүе турында сөйләде. Шамил Наил улының хезмәтен мәктәп коллективы да мактады.
Тәҗрибәле, үз һөнәренең остасы булган педагоглар, аларда белем алучы тырыш, акыллы, максатчан кызлар һәм егетләр белән аралашу кызыклы, дустанә мохиттә узды.
Башлангыч сыйныфларда белем алучы укучылар белән “Бергәләп китапчык ясыйбыз!” дигән осталык дәресен келәшлеләрнең горурлыгы – Мостай Кәрим иҗатына багышладык. Рәсилә Габидуллина, Зөһрә Фәйрушина һәм Гөлнара Сәхәветдинова җитәкчелегендәге укучылар үз куллары белән тырыша-тырыша китапчык ясады. Ә фотографыбыз Динар Кәлимуллин балаларның мавыктыргыч эшен, иң күңелле мизгелләрне фотообъективына “эләктереп” калырга тырышты.
Шунысы сөенечле: киләчәктә безне ныклы дуслык җепләре бәйләячәк. Осталык дәресендә катнашучы кызлар һәм малайларның һәммәсенә 2026 елның гыйнварыннан “Әллүки” журналы килә башлаячак. Балаларга шундый шәп бүләк ясаулары өчен укытучыларга һәм әти-әниләргә зур рәхмәт!
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотолары.