-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Очкын
6 ноябрь 2025, 11:10

“Гармония”дә дусларыбыз тагын да артты!

Уфа районының Миловка авылындагы “Гармония” мәктәбендә туган телләрне өйрәнүгә зур игътибар бирелә.

“Гармония”дә дусларыбыз тагын да артты!
“Гармония”дә дусларыбыз тагын да артты!

 Биредә татар теле һәм әдәбияты дәресләренә теләп йөрүче укучылар да байтак. Мәктәптә кызлар һәм малайларны туган тел нечкәлекләренә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Вершинина өйрәтә.

Мөгаллимә өчен иң мөһиме – яшь буында туган телгә мәхәббәт тәрбияләү. Әлеге максатка ул дәресләрендә укучыларга халкыбыз традицияләрен, мәдәниятен, тарихын өйрәтү, милли матбугатка җәлеп итү аша да ирешә. Аның укучылары матур итеп туган телдә сөйләшә, дәрестән тыш оештырылган чараларда, конкурсларда актив катнаша.


– Безнең мәктәптә меңнән артык укучы белем ала. 120 бала татар телен туган тел буларак өйрәнә. Әйтик, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сыйныфында укучы 7нчеләр татар теле һәм әдәбияты дәресләренә бик яратып йөри. Арина Гыйндуллина, Эмма Янмурзина, Камил Каюмов, Руслан Камалетдинов, Айрат Якупов, Артем Галиуллин кебек туган телдә матур сөйләшүче укучылар белән дәресләр үткәрү дә, чараларга әзерләнү дә күңелле. Апрель аенда алар Тукай иҗатына багышланган бәйрәмдә “Су анасы”н сәхнәләштереп, мәктәп буенча 1нче урын яулады, – ди Миләүшә Фәнис кызы, укучылары белән горурланып.


Мөгаллимә билгеләвенчә, укучылар актив бу мәктәптә, бигрәк тә башлангыч сыйныфларда укучы кызлар һәм малайлар, укытучы апаларыннан “Нинди конкурсларга әзерләнәбез?” – дип, алдан ук сорап куя. Чәмле, тәвәккәл укучылар остазларын быел да туган тел буенча иҗади бәйгеләрдә катнашып, матур уңышлары белән шатландырган. 4нче сыйныф укучылары Әминә Гыйльманова – “Тукай моңнары” конкурсының район этабында җиңүче, ә Әмир Хәмидуллин призер булган. 3нче сыйныфта укучы Асель Исхакова, Рамазан Сигезбаев һәм Язгөл Рамазанова төрле номинацияләрдә призер булуга ирешкәннәр.


Әйткәндәй, “Гармония” мәктәбе укучылары – “Әллүки” журналының якын дуслары да әле. Басмага һәрвакыт актив языла, дәресләрдә куллана, үзләре дә редакциягә хатлар яза, рәсемнәрен җибәрә алар. Журналист абый-апаларны белем учагына очрашуларга, чараларга да еш чакыралар. Остазлары Миләүшә Фәнис кызы балалар туган телле булып үссен өчен вакыт белән исәпләшми, барлык күңелен биреп эшли. Нәкъ шундый укытучылар укучыларын үзләре артыннан ияртә, уңышлы башлангычларга әйди.

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас