-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Очкын
6 ноябрь 2025, 11:10

“Әллүки” призы – Илеш егетендә!

Башкортстан татарлары конгрессы үткәргән конкурс бер мәйданга өч буынны җыйды – дәү әти-әниләр, әти-әниләр һәм сабыйлар.

“Әллүки” призы – Илеш егетендә!
“Әллүки” призы – Илеш егетендә!

Дәү әниләрнең күңел җылысын тоеп, аларның тормыш сабакларын йөрәкләренә сеңдереп үскән балалар әллә каян танылып, аерылып тора. Инсафлы, нечкә күңелле, өлкәннәргә ихтирамлы, җор һәм туган телле алар. Башкаланың Балалар филармониясендә узган “Дәү әни сабаклары” бәйгесе шул фикергә тагын бер матур дәлил булды.  Башкортстан татарлары конгрессы һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы үткәргән конкурс бер мәйданга өч буынны җыйды – дәү әти-әниләр, әти-әниләр һәм сабыйлар.

Бәйгедә Бакалы, Илеш районнарыннан, Дүртөйле һәм Уфа шәһәрләреннән алты гаилә катнашты. Биш бирем буенча узган бәйгедә өлкән буынның зирәклеге, күңел байлыгы, гореф-гадәтләребезгә тугрылыгы чагылса, сабыйларның алар үрнәгендә инсафлы, тәрбияле, акыллы булып үсеп килүе сокландырды. Дәү әниләр белән үскән оныкларның татар телендә камил сөйләшүе, мәкаль-әйтемнәрне, догаларны яттан белүе дәвамчыларыбыз, милләтебез киләчәге өчен горурлык хисләре уятты. Нәтиҗәдә, Дүртөйледән Җәннәт Бимәтова һәм Илеш
районының Карабаш авылыннан Ислам Сәйфуллин “Дәү әни сабаклары” бәйгесенең Гран-при ияләре булды. Калган катнашучылар исә төрле номинацияләрдә билгеләнде.
“Әллүки” журналы редакциясе махсус приз әзерләгән иде. Аны бертавыштан Илеш районының Карабаш авылы егете Самир Хөрмәтуллинга тапшырдык. Халкыбызның күркәм йолаларын сәхнәдә тергезеп, Самир, дәү әнисе һәм дәү әтисе белән бергәләп, сабыйның беренче тапкыр чәчен алу йоласы белән таныштырды. Дәү әтисе пәке белән яңа туган сабыйның чәчен алганда дәү әнисе беренче чәчнең зур көчкә ия булуы турында сөйләве, ә Самирның аларга үзен кызыксындырган сорауларны яудырып кына торуы тормышчан, гади, шул ук вакытта фәһемле дә булды. Әфарин Хөрмәтуллиннарга!
Гомумән, бу көнне беркем дә бүләксез калмады – конкурсантлардан тыш, аларны әзерләүчеләргә һәм ярдәм итүчеләргә дә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шунысы да игътибарга лаек: Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов бәйгедә катнашучы һәр балага “Әллүки” журналын бүләк итеп яздырды. Димәк, киләчәктә җиңүче дусларыбызны дәү әниләре белән журнал укып, файдалы мәгълүмат алып үткәрәчәк матур кичләр көтә.


Эльвира Ямалетдинова фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас