-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Очкын
28 ноябрь 2025, 11:35

Кыш бабай поезды Уфага килә!

Кыш бабайны каршы алырга әзер­ләнәсезме, дуслар?

Кыш бабай поезды Уфага килә!
Кыш бабай поезды Уфага килә!
Кыш бабай поезды 14 декабрьдә Уфага киләчәк, ә икенче көнне Стәрлетамакка юл тотачак.

Узган ел Уфада Кыш бабай поездын 8,5 меңнән артык кеше каршы алган.
Бәйрәмдә кунаклар әкият персонажлары белән фотога төшә, тематик составны карый һәм Кыш бабайның күчмә резиденциясендә була алды. Анда берничә интерактив зона: курчак театрыннан алып сувенир кибетенә кадәр булды.
Гадәттә, Кыш бабай үзенең рәсми туган көненнән, 18 ноябрьдән соң, Русия шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыга, һәркайсында аны түземсезләнеп көтеп алучы балалар белән очраша һәм алар бергәләп Яңа ел чыршысында утлар кабыза. Нәкъ менә Кыш бабайның туган көнендә Бөек Устюгның үзәк мәйданында искиткеч тамаша оештырыла һәм, традиция буенча, иң беренче Яңа ел чыршысында утлар кабына.
Бөек Устюг Кыш бабайның туган ягы дип 1999 елда рәсми рәвештә танылды. Шуңа да биредә аның туган көненә яхшылап әзерләнәләр. Кыш бабайга котлау открыткалары салу өчен махсус тартма ачыла. Биредәге балалар гына түгел, килгән туристлар да бу мөмкинлектән бик теләп файдалана, котлау сүзләрен, изге теләкләрен хат аша юллый. Әйтергә кирәк, бүген Кыш бабай да заманнан артта калмый, ул рәхәтләнеп яңа технологияләр куллана. Электрон почта аша балалардан хатлар кабул итә, социаль челтәрдә блог алып бара һәм коллегалары белән кесә телефоны аша сөйләшә.
Русия тимер юллары һәм Вологда өлкәсенең уртак проекты 2021 елдан бирле гамәлдә. Өч ел эчендә тылсымлы поезд илнең 170тән артык шәһәрендә булган.
Русия тимер юллары игълан итүенчә, быел исемлеккә 70 шәһәр кергән. Поезд агымдагы елның 19 ноябрендә Владивостокта старт алды һәм үзенең сәяхәтен 2026 елның 11 гыйнварында Бөек Устюгта тәмамлаячак.

Фото “Русия тимер юллары” җәмгыятеннән.


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас