-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Очкын
28 ноябрь 2025, 11:05

Музей – патриотлар тәрбияләү үзәге!

Туймазы шәһәренең 1нче интернат-мәктәбендә 50 елга якын 21нче гвардия Невель укчылар дивизиясенең Хәрби Дан музее эшләп килә.

Музей – патриотлар тәрбияләү үзәге!
Музей – патриотлар тәрбияләү үзәге!

Бу экспонатлар коллекциясе генә түгел, Бөек Ватан сугышында совет солдатларының батырлыгы турындагы хәтерне саклаучы патриотик тәрбия үзәге дә.

Башта аның фондларында дивизиянең сугыштан кайткан 34 ветераны турында материаллар була. Укучыларның, укытучыларның күпьеллык эзләнүләре, дивизия сугышчылары, аларның туганнары белән хат алышу, архив материалларын өйрәнү нәтиҗәсендә бүген музейда инде 800 ветеран турында мәгълүмат тупланган. Бу тырыш эшнең нәтиҗәсе — музей Җиңүнең 75 еллыгына багышланган республика конкурсында җиңүче дип таныла.

“Әлеге музейда сугыш чорының уникаль экспонатлары тупланган. Әйтик, 1980 елда дивизия командиры генерал-майор Денис Михайлов музейга парад кителен тапшырган. Биредә генерал-полковник Владимир Кончицаның сугышчан кылычы саклана. Березино шәһәрендә немецлар совет әсирләрен тоткан подвал ачкычы, бинокльләр, винтовка штыклары, фотоаппарат, фронт хатлары, документлар, фотосурәтләр – болар барысы да сугыш елларындагы батырлык һәм фаҗиганең шаһиты. Безнең укучылар тематик дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә бер дивизия тарихы аша ата-бабаларыбыз батырлыгын хөрмәт итәргә өйрәнә, тыныч тормышның кыйммәтен аңлый”, – ди директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Илдар Рәхимов.

Әлбәттә, 65 еллык тарихы булган мәктәпнең үзенең дә горурланырлык, тәрбияви әһәмияткә ия вакыйгалары, экспонатлары бик күп. Әнә шуңа да узган уку елында, директор Салават Әхмәтов башлангычы белән биредә мәктәп музее булдырыла. Анда белем учагының тарихы, мәктәп данын республика, ил күләмендә данлаган укытучылар, күренекле укучылар турында мәгълүмат тупланган. Укучылар өчен уку йорты музеена экскурсияне мәктәп директоры даими үзе оештыра.

“Хәтер аша белем бирү – ул укучылар өчен өстәмә йөкләнеш түгел, киресенчә, уңышлы, төрле яклап үсешкән, туган як, ил тарихын белүче, Ватаны белән горурланучы патриотлар тәрбияләү алымы. Бездә тарих, әдәбият, география укытучылары музей җирлегендә дәресләр үткәрә. Шул чорны, вакыйгаларны күзаллау күпкә отышлырак, кызыклырак. Музейдагы экспонатлар нигезендә укучылар проект эшләре яклый. Безнең мәктәптә музей – кызыклы шәхесләр белән очрашу мәйданчыгы да”, – ди Салават Гайса улы.


Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас