Акциягә башкаланың 84нче Татар гимназиясе укучылары да актив кушылды. З Б сыйныфында диктант язуны укытучылары Гөлнара Раил кызы Акчурина оештырды. Шунысы сөенечле, диктант язган көнне кызлар һәм малайлар гимназиягә барысы да милли киемнәрдә килде. Бәйрәмчә рух, күңел күтәренкелеге белән узган чарада һәр укучы дәрестә алган белемен сынап карады. Туган телен өйрәнеп үсүче, ана телендә матур итеп фикерли, яза белүче балаларга иҗади уңышлар телибез! Афәрин, дуслар!
Фото гимназия архивыннан.