“2026-27 уку елында Русиянең алдынгы университетлары югары белем бирүнең яңа системасына күчәчәк һәм анда уку вакыты бердәм булмаячак. Белгечлек буенча сыйфатлы әзерлек өчен кирәкле вакыт билгеләнәчәк”, — диелә ведомство белдерүендә.
Әйтик, инженерлар, табиблар һәм укытучылар өчен уку вакыты биш ел тәшкил итәчәк. Туризм һәм кунакчыллык индустриясе өлкәсендәге белгечлекләр өчен кыска дүрт еллык программалар кертеләчәк. Кайбер юнәлешләр өчен әзерлек чоры алты ел тәшкил итәчәк. Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, илнең әйдәп баручы югары уку йортлары яңа мәгариф системасына күчүне иртәрәк — 2026/27 уку елында башлаячак. Яңа системаның пилот проектында Мәскәү авиация институты, МИСИС фән һәм технологияләр университеты, Мәскәү дәүләт педагогика университеты, Санкт-Петербург тау университеты һәм башкалар катнаша.
Яңа система ике баскычлы югары белем бирү системасыннан баш тартуны күздә тота: бакалавриат (дүрт ел) һәм магистратура (ике ел). Проект кысаларында Русия югары уку йортларында югары белемнең ике дәрәҗәсен билгеләячәкләр: база (уку вакыты — 4-6 ел); махсуслаштырылган (магистратура 1-3 ел, ординатура, ассистентура-стажировка).
Ике ел эчендә илнең барлык югары уку йортлары да яңа системага күчәчәк.