Уфаның “Толпар” спорт клубы тәрбияләнүчеләре Бөтенрусия ярышларында алдынгы урыннар яулый, дип хәбәр итә клубның матбугат хезмәте.
Николай Мелешко 21-26 октябрьдә Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә узган шахмат буенча Русия Кубогы этабының Бөтенрусия ярышларында җиңү яулады. Яшь шахматчы 9 мөмкинлектән 8,5 очко җыйды һәм 11 яшькә кадәр малайлар арасында беренче урынны яулады.
Николай Мелешко Башкортстаннан бердәнбер катнашучы булды һәм искиткеч нәтиҗәгә иреште, турнирда ул бер партиядә дә оттырмады. Яшь шахматчы республикага алтын медаль яулап кайтты.
Фото “Толпар” спорт клубы сайтыннан.