-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Очкын
26 декабрь 2025, 12:25

Яңа елга – матур уңышлар белән!

Бүздәкнең 1нче мәктәбендә туган телләрне өйрәнүгә зур игътибар бирелә.

Яңа елга – матур уңышлар белән!
Яңа елга – матур уңышлар белән!
Туган телдә шигырьләр, милли моңнар яңгыраган мәктәпләр башкалардан аерылып тора, аларда күңел түренә үтеп керерлек җы­лылык бар. Үзләренә барлык матур сыйфатларны туплаган ачык йөзле, мөлаем мө­галлимнәр, күз­ләре очкынланып янып торучы балалар тудыра ул мохитне. Бүгенге заман ата-аналары гаиләдә бирә алмаган тел байлыгын бала күңе­ленә тәрбиячеләр һәм ана теле укытучылары җиткерә. Шуңа да туган телебезнең һәм миллә­те­безнең киләчәге балалар ба­кча­ларында, мәк­тәпләрдә дә хәл ителә.

Яңа ел алдыннан Бүздәкнең 1нче мәктәбендә укытучылар һәм укучылар белән очрашу вакытында нәкъ шундый уй-фикерләр кичердек. 628 укучы белем алучы мәктәптә дустанә мөнәсәбәт, аерым бер җылылык сизелеп тора. Агымдагы уку елында биредә 144 бала татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөри. Шунысы мөһим: 1нче мәктәптә ана телен 1нчедән 11нче сыйныфка кадәр өйрәнәләр. Аларга белем бирүче Башкортстанның атказанган укытучысы Зилә Мостафинаның хезмәте мәктәптә оештырган бихисап чараларда, укучыларның уңышларында ачык чагыла. Балалар үз туган телендә аралашсын, тел нечкәлекләрен белеп үссен өчен тынгысыз мөгаллимә барлык тырышлыгын сала. Әйтергә кирәк, Зилә Равил кызы үзе дә, аның укучылары да һәр Яңа елны матур уңышлар белән каршылый.
Төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә югары нәтиҗәләр күрсәтүче тәҗрибәле педагогның хезмәте республика күләмендә даими билгеләнә. 34 ел бер мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирүче мөгаллимәнең фидакарь хезмәте югары бәяләнгән: ул өч тапкыр “Русиянең иң яхшы укытучысы” дигән мактаулы исем алган. Республикада иң яхшы туган телләр укытучыларының берсе буларак та ике тапкыр премия белән бүләкләнгән.
Шунысы мөһим: тәҗрибәле укы-тучының мәртәбәле бәйгеләрдә җиңүче яисә призер исемен яулап килүче укучылары да байтак. Әйтик, Румил Фазуллин, Илнар Хуҗиев – берничә ел рәттән татар теле һәм әдәбиятыннан тирәнтен белем күрсәтеп, икесе дә җиңүче исемен яулаган сәләтле чып-чын татар егетләре. Румил әлеге вакытта Уфа Фән һәм технологияләр университетында белем ала, ул – укытучысының зур горурлыгы.
11нче сыйныфта укучы Илнар Хуҗиев агымдагы уку елында мәктәбенә зур җиңү китергән – татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында җиңүче исеменә лаек булган. Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча узган төбәкара олимпиадада ул призер булган, сәләтле егетнең үткерлеге, оста итеп шигырь сөйләве барысын да сокландырган.
Сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләүче 10нчы сыйныф укучысы Самира Гаитова, яратып спорт белән шөгыльләнүче 9нчы сыйныф укучысы Альмир Гәрәйшин һәм тырыш шәйморатовчы, 8нче сыйныфта белем алучы Адель Вәлитова туган телләрен камил беләләр, татар теле дәресләрендә активлар. Алар барысы да быел татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасында призер булган.
Зилә Равил кызы “Минем телем – минем мәдәниятем” дип аталган дәрестән тыш сәгатьләрдә укучыларын милли гореф-гадәтләребез белән таныштыра, кул эшләренә өйрәтә, осталык дәресләре үткәрә. Аның укучылары, проект эшләре башкарып, аларны уңышлы яклый. Мәсәлән, 6нчы сыйныф укучысы Аделя Кәримова укытучысы җитәкчелегендә “Халкыбызның милли баш киемнәре” темасына проект эше яклаган.
– Чигүле, матур калфак-түбәтәйләрне тегәргә-чигәргә хезмәт дәресендә укытучыбыз Регина Рафаил кызы һәм өйдә әнием ярдәм итте. Миңа бу проект эше бик ошады, киләчәктә дә дәвам итәчәкмен, – ди кул эшләренә оста кыз.
Шунысы игътибарга лаек: 8 ел элек Зилә Мостафина башлангычы белән оештырылган “Халиков укулары” республика фәнни-гамәли конференциясе киң колач алган.
– Бу проект кысаларында республиканың төрле районнарыннан 4-11нче сыйныф укучылары үзләренең тикшеренү эшләре белән чыгыш ясый. Эшләр урыс, башкорт, татар телләрендә кабул ителә. Укучылар тел, тарих, якташ язучылар, ел тематикасына багышланган фәнни проект эшләре яклый. Әйтик, быел фәнни-гамәли конференциядә 407 укучы һәм студент катнашты. Аларның эшләрен мәртәбәле жюри әгъзалары тикшерүе дә әлеге чараның югары дәрәҗәдә үтүен күрсәтә, – ди Зилә Равил кызы.
Ана телен яратучы, дәрескә зур теләк белән йөрүче укучылар һәм аларга тирән белем бирүче абруйлы мөгаллимә булганда, туган телебез югалмас, аның киләчәге якты булыр.


Динар КӘЛИМУЛЛИН фотолары.

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас