Яңа ел якынлашкан саен күпләр киләсе “Ел хуҗасы” кем булуы белән кызыксына башлый. Аңа ошаган уенчыклар белән өй бизәлә, табынга ул яраткан ризыклар әзерләнә, киемнәрнең төсе дә елның хуҗасына туры китереп сайлана. Чыршы бәйрәменә килгән Кыш бабай белән Карсылуны да Елан, Куян, Ат, Эт, Дуңгыз, Кәҗә кебек хайваннардан башка күз алдына китереп булмый хәзер. Ә менә берничә көннән Җир шарына аяк басачак өр-яңа ел Көнчыгыш календаре буенча Ат елы булачак. Гади түгел, Кызыл Утлы Ат елы киләчәк.
Соңгы Ат елы 2014 елда булган, алдагысы — 2026 елда, Көнчыгыш астрологлары фикеренчә, ут билгесе астында узачак ел менталь активлыкны көчәйтә.
Ат елында туган балалар еш кына бик иртә мөстәкыйльлек күрсәтә. Алар ярдәм көтеп тормый, үзләре алга омтыла. Мондый балалар акыллы, җитез һәм лидерлыкка омтылышы белән аерылып тора. Алар килеп туган мәсьәләне хәл итеп кенә калмый — моны ничек тизрәк һәм кызыклырак эшләү юлын эзли.
Астрологлар ассызыклавынча, Ат — янь билгесе, һәм аңа импульсивлык, төрле гамәлләр һәм башлангычлар белән бәйле көчле энергия хас. Ат тыныч хайван түгел, ул һәрвакыт хәрәкәттә, эшчән, акыллы булуы белән аерылып тора. Аның елында туучылар да уңган, өлгер һәм зирәклектә дә калышмый.
Шунысы кызыклы: Кытайда Ат елы — бала туу, бигрәк тә бу елда дөньяга килгән кызлар өчен уңышлы санала. Алар үзаллы, акыллы һәм карьераларында уңышлы булачак дип санала.
Алар — оптимист, күңел төшенкелегенә бирелми, һәрвакыт ярдәмгә ашыга, киңәшләре дә урынлы һәм кирәкле булып куя. “Ат”лар арасында актерлар, музыкантлар һәм тел белгечләре күп, алардан сәләтле укытучылар, журналистлар, спортчылар, эшкуарлар чыга.
Әйе, Ат елында туган балалар бик актив, кызыксынучан, тырыш була. Алар һәрвакыт беренчелеккә омтыла һәм, әлбәттә, максатларына ирешә. Яңа елда туган һәм туачак сабыйлар да нәкъ шундый булыр, сынаулар алдында югалып калмас дип ышанасы килә.