-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Очкын
27 декабрь 2025, 10:20

Кыш бабай авылында сезне көтәләр!

“Торатау” геопаркында Башкортстан Кыш бабаеның резиденциясе эшли.

Кыш бабай авылында сезне көтәләр!
Кыш бабай авылында сезне көтәләр!
20 декабрьдә Кыш бабай һәм аның оныгы Карсылуның авылын ачу тантанасы үтте. Агач йорт урынына — башкорт тирмәсе. Резиденция 2026 елның 11 гыйнварына кадәр эшләячәк.
Биредә кунаклар өчен Яңа ел шәһәрчегендә төрле күңел ачу чаралары оештырылган: чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау, чаналарда, каргизәрләрдә узышу, кабартылган бананда шуу, атлар җигелгән чаналарда йөрү, шулай ук җәядән ук ату һәм осталык дәресләре.
Әлбәттә, Кыш бабайны сагынып көткән балалар күптән ятлап куйган шигырьләрен сөйли, Карсылу белән биергә төшә һәм бәйрәм геройлары белән фотога төшә ала.
Шулай ук, Кыш бабай авылында кайнар чәй һәм тәмлекәчләр тәкъдим ителә.
“Торатау” геопаркы хакимиятендә хәбәр итүләренчә, авыл территориясенә керү ирекле.

 
Фото: “Башинформ”.

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас