-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Очкын
27 декабрь 2025, 10:00

Рәхмәтле булу – күркәм гадәт

Яңа ел якынлашкан көннәрдә без чын күңелдән “Әсән” позывнойлы якташыбызга, Башкорт­станның халык артисты, басма­ларыбызның якын дусты Радик Динәхмәтовка рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Рәхмәтле булу – күркәм гадәт
Рәхмәтле булу – күркәм гадәт

Якташыбыз туган авылына – Дүртөйле районының Әсән урта мәктәбенә һәм “Каенкай” балалар бакчасына, шулай ук республиканың балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютларына “Әллүки” журналын бүләк итеп яздырды.
“Сезнең коллективка СВО зонасындагы батыр егетләребез исеменнән зур сәлам. Аллаһ боерса, балалар “Әллүки” журналын кулларына алып, үзләре өчен бик күп яңалыклар ачар. Сабыйлар өчен үз өлешемне кертәсем килде, шуңа чын күңелдән сөенәм!” – дип ихлас теләкләрен җиткерде тыйнак якташыбыз.
Яңа елдан балаларга “Әсән”нән бүләк булып “Әллүки” журналлары килә башлаячак.

Якташыбызга барыбыздан иң изге теләк: Ходай Тәгаләнең фәрештәләре сине саклап йөртсен, Җиңү белән кайтыгыз!

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас